Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан яшьләр хәрәкәтләре активистлары белән бергә «Обелискка юл» Бөтенроссия акциясенә кушылды, аның буенча Җиңү көне алдыннан хәрби каберлекләрне тәртипкә китерәләр. Чара шулай ук «Без чисталык өчен» Бөтенроссия шимбә өмәләре атналыгына, «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итүгә багышланган. Алар күренекле авиаконструктор Владимир Петляков һәйкәлен тәртипкә китерделәр.
«Республикабызның төрле патриотик яшьләр оешмалары катнаша торган традицион акция. Владимир Петляков-атаклы совет авиаконструкторы, Бөек Ватан сугышы дәвамында кулланылган Пе-2 һәм Пе-3 самолетлары авторы. Аларның күпчелеге нәкъ менә Казанда төзелгән. Мондый проектлар аша яшьләр тагын да күбрәк ил тарихы белән кызыксына башлый. Бүген биредә эзләүчеләр дә, махсус хәрби операция зоналарына гуманитар миссияләр белән чыгучы активистлар да бар», - дип билгеләде Ринат Садыйков.
«Форпост» хәрәкәтләре, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, эзләүчеләр һәм волонтерлык берләшмәләре активистлары һәйкәлне юдылар һәм аны коелган яфраклардан чистарттылар.
Республикада «Татарстан канатлары» проекты гамәлгә ашырыла. Эзләүчеләр экспедициягә сугыш вакытында бәреп төшерелгән Пе-2 самолетлары җимерекләрен эзләп йөриләр, бу детальләрдән аның төгәл күчермәсен җыю өчен.
