Татарстан яшьләрен гомуми приз фонды 500 мең сум булган Ак Барс банкыннан Риск-Тех Хакатонында катнашырга чакыралар

2025 елның 25 апреле, җомга

Ак Барс Банк югары уку йортлары студентларыннан Риск-Тех Хакатонында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итте. Хакатон яңа технологияләр кулланып продуктлар һәм сервислар булдыру өлкәсендә талантлы, перспективалы белгечләр эзләү һәм үстерү, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә инновацион карарларны актив гамәлгә кертү исәбенә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә һөнәри бергәлек булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Хакатонда Казан шәһәренең югары уку йортларында 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала. Хакатонда катнашу өчен һәр катнашучы составында биш кеше булган командада торырга тиеш.

Риск-Тех Хакатонның приз фонды 500 000 сум тәшкил итә.

Конкурсның төп этаплары:

  1. I этап – «Гариза бирү кампаниясе» (2025 елның 22 апреленнән 20 маена кадәр): бу чорда команда лидеры конкурста катнашуга гариза бирә;
  2. II этап – «Конкурс биремен үтәү» (2025 елның 28 мае): әлеге этапта командада катнашучылар 8 сәгать дәвамында банк хәвеф-хәтәрләре белән идарә итү өлкәсендәге биремне үтиләр. Биремнең формулировкасы конкурс сынавы уздырылган көнне билгеле булачак;
  3. III этап – «Җиңүчеләрне бүләкләү» (2025 елның 28 мае): әлеге этап алынган продуктларны яклауны, конкурска йомгак ясауны, нәтиҗәләрне игълан итүне, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүне үз эченә ала.
  4. IV этап – «After party» (2025 елның 28 мае): бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң, эксперт жюри әгъзалары белән конкурс сынавы барышында командалар алган продуктларны тикшерү үткәреләчәк.

Хакатонда катнашуга гаризалар 2025 елның 20 маена кадәр Команда лидеры тарафыннан тутырылган теркәү гаризасын  kirjanovapa@akbars.ru почтасына җибәрү юлы белән кабул ителә, хатның темасында «Уку йортының исеме_Хакатонда катнашуга гариза» дип күрсәтелгән булырга тиеш.

Конкурс шартлары белән тулырак +7 (917) 246-68-51 телефоны буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International