Мамадышта «Бердәмлек рецепты» гаилә кулинария мастер-классы узды, ул гаиләләрне яраткан иртәнге ашларын әзерләү өчен җыйды. Чара Мамадыш районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылган иде. Һәркемнең үз гаилә рецептлары һәм бәхетле һәм тату гаилә серләре белән уртаклашу мөмкинлеге булды.
Мамадыш районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин әйтүенчә, мондый чаралар үсеп килүче буын арасында гаилә кыйммәтләрен саклап калырга ярдәм итә: «Гаиләләргә ярдәм итү — гармонияле җәмгыять булдыруга таба мөһим адым. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Мамадыш районы ЗАГС бүлеге белән берлектә яшь гаиләләргә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән чараларны актив рәвештә гамәлгә ашыра. Алар арасында гаилә бәйрәмнәре, экскурсияләр, юбилярларны — бергә яшәүләренең мөһим даталарын билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләү. 2025 елның беренче кварталында без 200дән артык кешене колачлаган 5 чара уздырдык. Барлык теләүчеләрне әлеге инициативаларда катнашырга һәм Мамадыш районының актив һәм тату гаилә әгъзасы булырга чакырабыз».
Яшьләрнең төрле категорияләре, шул исәптән яшь гаиләләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Мәсәлән, мастер - класста катнашучыларның берсе – Шевяховлар гаиләсе. «Мин «Олимп» Боз сарае директоры, без тренерлар командасы белән хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар әзерләү белән шөгыльләнәбез һәм укучыларыбызның төрле ярышларда катнашулары һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләре белән горурланабыз. Яхшы спортчы үстерү өчен балачактан ук характер формалаштырырга, дөрес кыйммәтләр тәрбияләргә кирәк, ата-аналар балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә, минемчә, вакытны гаиләм белән уздыру мөһим. Без бер - беребезгә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышабыз», - дип сөйләде Илья Шевяхов. Мин әтиемнең хоккей уйнаганын кечкенәдән үк күреп үстем. Хәзер мин дә бу спорт төре белән шөгыльләнәм һәм әти кебек үк яхшы хоккейчы булырга телим, дип өсти Даниил Шевяхов.
Тагын бер гаилә – Саматовлар. «Мин «Забота» тернәкләндерү үзәгендә психолог булып эшлим. Үз тәҗрибәмнән беләм, гаилә – һәр кешенең киләчәге төзелә торган нигез ул. Без ирем белән баланың яраткан мавыгуы булырга тиеш дип саныйбыз – олы кызыбыз "Каприз" хореография коллективында биюләр белән шөгыльләнә, күп кенә иҗади конкурсларда, шул исәптән "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивалендә дә катнаша, кече кызыбыз шахмат белән кызыксына һәм күптән түгел генә үзен тенниста сынап карарга карар кылды. Без һәрвакыт балаларыбыз янында, чөнки гаилә бәхетенең төп сере нәкъ менә мәхәббәттә, аңлауда һәм ярдәм итүдә ята», - дип билгеләп үтә Илнара Саматова.
Хурамшиннар гаиләсендә барысы да спортчылар. «Без бик актив гаилә, барыбыз да спорт белән шөгыльләнәбез. Мин физик культура укытам, хатыным армрестлинг буенча спорт мастеры, өлкән улым — спорт ориентлашуы һәм туризм буенча спорт мастерына кандидат, урта кызым һәм кече улым – баскетболчылар. Без бу активлык рухын сакларга тырышабыз – бөтен гаиләбез белән район һәм республика чараларында катнашабыз. Мәсәлән, узган ел без «Беренчеләр хәрәкәте» арасында Гаилә фестивале җиңүчеләре булдык», - дип уртаклаша Нияз Хурамшин.
Районда яшь гаиләләр өчен клуб эшли, анда актуаль темаларга багышланган кичәләр үткәрелә, шулай ук исем кушу йоласы һәм «Кыз озату» йоласы кебек төрле йолалар үткәрелә. «ММД» яшьләр үзәге базасында мастер-класслар, декрет ялында булган әниләр өчен фитнес-аэробика, йөкле хатыннар көннәре үткәрелә. ЗАГС бүлеге «Гаилә белеме» проектын тормышка ашыра, «Вдохновение» исемле декретта яшь әниләр өчен клуб очрашулары үткәрә. Бу инициативалар тәҗрибә уртаклашу, яшь әниләрне тәрбияләү һәм аларның физик һәм эмоциональ сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге бирә.
