2500дән артык катнашучы, 210 призлы урын: Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы гала-концерты узды

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы гала – концерты узды. Концерт программасында 2500дән артык яшүсмер катнашты, 210 призлы урын билгеләнде.

Алты көн дәвамында фестивальнең суперфиналы ике мәйданчыкта – УНИКС концертлар залында һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узды. Республикабызның 45 районыннан 5 500дән артык иҗади яшьләр үз сәләтләрен күрсәтте. Бу хакта фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сөйләде.

Концерт башланганчы фестиваль хәрәкәте активистлары «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәйданчыкта барлыгы 1000нән артык Җиңү символы таратылды. «Минем бабам сугышта катнашкан иде. Шуңа күрә бу акциягә дулкынландыргыч. Без фестивальдә катнашу өчен дә патриотик бию сайладык. Күрәбез, күп кенә коллективлар бу тематиканы үз иткән. Бу иҗат аша бабаларыбызга  алар калдырган мирасны истә тотуыбызны һәм намус белән дәвам итүебезне җиткерү мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте катнашучыларның берсе.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальнең суперфиналы кысаларында шулай ук «Йолдызлык балалары – Геройларга» акциясе башланып китте. Һәр катнашучының сугышчыларга, махсус хәрби операция катнашучыларына хат язу мөмкинлеге бар иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, якын арада хат үз адресатларына барып җитәчәк.

Фестиваль быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Фестиваль Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә уникаль. Иң кызыклысы шул: бу иҗат процессына бик күп кешеләр – балалар, педагоглар җәлеп ителгән, фестиваль татар җырының уникаль милли иҗатын саклап кала», – дип билгеләп үтә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Заманча сәнгать институтының Эстрада-джаз җырлау кафедрасы мөдире, Беренче канал проектларының вокаль режиссеры (Мәскәү шәһәре) Марина Полтева. Аның сүзләренә караганда, бу фестиваль булмаса, ул сугыш турында күпме матур татар җырын белмәс иде. Катнашучылар шулкадәр эчкерсез җырлыйлар, ихлас күңелдән гаҗәпләнерлек.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире (Мәскәү шәһәре) Алина Ивах фестивальнең масштаблылыгын ассызыклады: «Бу дөньякүләм әһәмияткә ия фестиваль, мондый фестивальләрнең бездә генә түгел, башка җирләрдә дә булуын теләр идем. Чөнки мондый масштаблы фестиваль безнең илдә беркайда да юк, димәк, дөньяда да. Балалар үсә, миңа аларның ничек үсүен күзәтү кызык. Ел саен төрле нәтиҗә. Кемдер яхшырак, кемдер начаррак эшли, әмма бирешмәгән һәм ахырга кадәр барган яшьләр чын лидерлар булып үсә».

Йомгаклау гала-концерты 30 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Фестиваль Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уза. Рәсми партнер булып «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте тора. Генераль мәгълүмати партнер – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International