Татарстанның Югары Ослан районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер аллеясы» акциясе узды. Киров исемендәге бистәдә «Ак җайдак» хәрби-патриотик үзәге территориясендә активистлар Бөек Җиңү символы булган алмагачлар утырттылар.
«Җиңү турындагы истәлек китапларда һәм музейларда гына түгел, ә безнең ишегалларында, паркларда һәм авылларда үсәргә тиеш. Хәтер аллеясы – илне яклаучыларга карата безнең уртак рәхмәтебез һәм хөрмәтебез ул», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов.
Шаһитлар истәлекләренә караганда, 1945 елның маенда чәчәк аткан алмагачлар Кызыл Армияне Берлин урамнарында озата барган. Аллея Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәргә һәйкәл булачак.
Акциядә, Тимур Камалетдиновтан тыш, Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр (студентлар) оешмалары үзәге директоры вазифаларын башкаручы Альбина Гуревич, «Никто кроме нас» махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары хәрәкәтенә нигез салучы Лилия Култышева, шулай ук активистлар катнашты. Яшь армиячеләр һәм район халкы.
Оештыручылар – җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» республика яшьләр (студентлар) оешмалары үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан бүлеге.
