11 майдан 13 майга кадәр «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Алабугада каникуллар» Һөнәри юнәлеш - белем бирү сменасы уза. Сменада илнең 12 төбәгеннән 150 мәктәп укучысы – Россия Студентлар отрядлары әгъзалары катнашты.
«Безнең яшьләрдә хезмәт итәргә теләк бар – 10 югары сыйныф укучысының 9ы каникулларда эшләү турында хыяллана. Һәм безнең бурыч – аларга бу мөмкинлекне бирү. Нәкъ менә шуңа күрә Россия студент отрядлары балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру өчен законнарны гадиләштерү өстендә актив эшлиләр. Әмма балаларны кызыксындыру гына түгел, ә аларга булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итәчәк файдалы һәм кызыклы тәҗрибә бирү мөһим. Шуңа күрә без, мәктәп укучылары өчен эш бирүчеләрне сайлап, аеруча җентекләп эшлибез. Узган ел Татарстан студотрядларында 3300дән артык балигъ булмаган баланы эшкә урнаштырдылар, һәм шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә «Алабуга»да яшүсмерләр өчен илдә беренче бөтенроссия хезмәт проекты гамәлгә ашырылды. Быел ул масштаблы булачак – без җәйгә меңләп укучыны көтәбез. Һәм бу сменаның төп бурычы – балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруның бердәм системасын булдыру, мәктәп укучыларына республиканың мөмкинлекләрен күрсәтү, аларны рухландыру, җәй көне эшләргә килергә дәртләндерү, хезмәт тәҗрибәсе алу, ә берничә елдан инде квалификацияле белгечләр сыйфатында бирегә кайту», — дип сөйләде Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтү советы рәисе урынбасары Василий Ислаев.
Уку елында әлеге смена өченче булды – Татарстанда эшкә урнашу турында элегрәк 300дән артык укучы ике смена кысаларында белгән иде инде. Чарада балалар студентлар отрядлары эшчәнлеге һәм икътисадый зона структурасы белән танышалар, тренингларда һәм нетворкингларда катнашалар, һөнәри юнәлеш бирү лекцияләренә йөриләр һәм бизнес-симуляторда эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерәләр. «Алабугада каникуллар» ның тагын бер мөһим максаты – мәктәп укучыларына «Алабуга ТОП» Бөтенроссия хезмәт проекты составында эшкә урнашу мөмкинлеге турында сөйләү. Бу җәйдә проектта территорияләрне җыештыручылар, ярдәмче эшчеләр һәм офис-менеджерлар вазифаларында меңгә якын бала эшләячәк.
Шулай ук смена кысаларында яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе узачак, анда Россия студентлар отрядларының 26 төбәк бүлекчәсеннән 46 куратор катнашачак. Киңәшмәдә яшүсмерләрне эшкә урнаштырганда остазлыкның нәтиҗәле системасы, «Алабуга» махсус икътисадый зона проектында балигъ булмаганнарның эш үзенчәлекләре, яшүсмерләр отрядлары юнәлешен үстерүнең бердәм программасы буенча тәкъдимнәр, шулай ук мәктәп укучылары өчен Россия студентлар отрядларының актуаль проектлары турында фикер алышачаклар.
Яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары — Россия студент отрядларында эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Балигъ булмаганнарның каникул вакытында акча эшләү, мөстәкыйль булу һәм хезмәт базарына чыгу мөмкинлеге бар. Россия студент отрядлары моның өчен шартлар тудыра: эш бирүчеләрне эзли, остазлар белән тәэмин итә, өйрәтә, эшкә урнаштыра һәм норматив-хокукый базаны камилләштерә. Узган елның җәендә студент отрядлары составында 14-18 яшьлек 50000 укучы эшләгән. Яшьләрне эшкә урнаштыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Студент отрядларының эшчәнлеге республикада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә алып барыла.