Татарстан яшьләре «ФормАРТ» Идел буе федераль округының урам сәнгате фестиваленә 14 гариза тапшырган

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

«ФормАРТ» Идел буе федераль округы урам сәнгате фестиваленең гариза бирү кампаниясенә йомгак ясалды. «ФормАРТ» урам сәнгате фестивале округта 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга җәлеп итү, торак пунктларны төзекләндерү һәм сәнгати бизәү максатларында үткәрелә, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«ФормАРТ» фестиваленең VI сезоны кысаларында Идел буе федераль округыннан һәм Россиянең башка алты төбәгеннән яшь рәссамнардан барлыгы 300дән артык гариза килгән. Катнашучылар түбәндәге дүрт тематик юнәлеш буенча граффити эскизларын тәкъдим иттеләр: «Җиңү образы», «Безнең заман геройлары» , «Сәнгатьтә героик үткән» һәм «Җиңүчеләр буыны».

Быел бөтен Россиядән килгән халык өчен «Мәгънә диварлары» махсус номинациясе кертелде. Катнашучылар Кировның тарихы һәм киләчәге белән бәйле темаларга эскизлар ясадылар: «Киров – таңнар башкаласы», «Киров – 650», «Хлынов – Вятка – Киров», «Яшьләр – шәһәргә», «Буыннар бәйләнеше», «Минем герой» һәм «#МыВместе». Әлеге номинациягә 70ләп гариза килгән.

Татарстаннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә 14 гариза бирелгән – дүрт тематик юнәлеш буенча 7 гариза һәм махсус номинациядә 7 гариза.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре 20 майдан соң бастырылачак. Шәһәр объектларында эшләр булдыру процессының видео - һәм фотоматериалларын formartpfo.ru проект сайтында күрергә мөмкин булачак.  Җиңүчеләрнең исемнәре 2025 елның августында Кировта узачак йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк. Төп номинацияләр буенча беренче өч урынга ия булучылар киләчәктә иҗади үсеш өчен 100-200 мең сум грант алачак.

Фестивальне уздыруның үзенчәлеге булып һәр сезон өчен дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсен яки елның актуаль темасын чагылдыра торган индивидуаль тематиканы билгеләү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International