Быел май бәйрәмнәре Балтач районында яшәүчеләр өчен аеруча әһәмиятле булды. «Хыял» яшьләр үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар оештырды. Төп игътибар ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт символына әверелгән мото-вело йөгерешенә бирелде. "
Әлеге традицион акция җиденсе ел уздырыла. Башта район халкы һәм кунаклары Җиңү паркында узган митингта катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алдылар, аннары районның үзәк урамнары буйлап йөрделәр. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга мемориаль такта урнаштырылган «Ватан сугышлары» паркында булдылар. Акциядә катнашучылар арасында яшүсмерләр дә бар иде. Мондый акцияләр берләштерә һәм геройлар истәлеген сакларга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Балтач районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, Җиңү көненә кадәр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында район халкы сугыш геройлары хөрмәтенә агачлар утырткан. Һәр үсенте яңа тормыш һәм тыныч киләчәккә өмет символына әверелде, азатлыгыбыз өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә төшерде. Шулай ук «Георгий лентасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Катнашучылар горурланып Георгий ленталарын киемнәренә беркеттеләр, якыннары турындагы тарихлар белән уртаклаштылар. Яшьләр үзәгендә мастер-класслар узды. Мәсәлән, район яшьләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен Георгий ленталары әзерләгән, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Җиңү көненә открыткалар ясаган иделәр. Бу чаралар төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде һәм барлык буыннарның бердәмлеге, мәрхәмәтлелек һәм теләктәшлек билгесе булды, катнашучыларга мохтаҗларга үз кайгыртуларын һәм ярдәмнәрен белдерергә мөмкинлек бирде.
Чараларны «Хыял» яшьләр үзәге һәм Балтач районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.
