Григорий Гуровка Татарстан яшьләр сәясәте казанышлары турындагы күргәзмәне тәкъдим иттеләр

2025 елның 16 мае, җомга

Казанга эш визиты белән Россия Яшьләре башлыгы Григорий Гуров килде. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды. «Яшьләр сәясәте безнең эштә һәрвакыт өстенлекле булды һәм булып кала бирә. Татарстан – аны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча илдә лидерларның берсе. Бүген республикада балаларыбыз һәм яшьләребез үсеше өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Хәзерге вакытта без «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруга актив кушылдык», - дип билгеләп үтте очрашуда Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Гуров нәкъ менә яшьләр сәясәтенә багышланган «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышына юнәлде. Гуров сүзләренчә, халыкара яшьләр багланышларын җайга салу  Россия Яшьләре эшенең төп өстенлекләреннән берсе, аерым басым – Ислам дөньясы илләренә. Утырыш Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды.

Шунда ук Татарстанның яшьләр сәясәтенә багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Гуровка Татарстан Республикасы халыклары Яшьләр ассамблеясе эше, коммерцияле булмаган яшьләр оешмаларына ярдәм итү, Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Татарстан делегациясенең эше һәм аның республикадагы мирасы, Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте инфраструктурасы һәм балалар ялы системасы турында сөйләделәр, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков өлкәдәге гомуми казанышлар турында сөйләде. «Татарстан хөкүмәте өчен яшьләр сәясәте, яшьләрнең үз - үзләрен тормышка ашыру өчен шартларны камилләштерү  –  бүгенге республика тарихында традицион рәвештә өстенлекле юнәлеш. Без  –  яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча федераль рейтингта лидерлар рәтендә. Безнең республика 2018 елдан башлап дүрт мәртәбә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан Россия Федерациясенең барлык төбәкләре арасында иң яхшысы дип танылды. Мондый югары нәтиҗәләргә Татарстан Хөкүмәте тарафыннан яшьләр инициативалары һәм проектлары, алга киткән төбәк законнар базасы, төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге яшьләр өчен инфраструктура ярдәмендә ирешелде», - дип билгеләде Садыйков. Министр шулай ук Татарстанга төрле дәрәҗәдәге халыкара чаралар уздыруны ышанып тапшыруларын –  мисал өчен, 11 мәртәбә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең йөзләгән стартапларын, инвесторларын һәм экспертларын берләштергән Казан форумын уздыруны ышанып тапшыруларын ассызыклады. Анда 60 илдән 1100 дән артык делегат катнашты. Шулай ук, тугызынчы тапкыр Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумы уза.

Григорий Гуров Россиядән һәм башка илләрдән килгән яшьләр арасында диалогка юнәлтелгән төркем утырышында чыгыш ясады, анда ул Халыкара программалар турында сөйләде, шулай ук ислам илләреннән яшьләрне сентябрьдә Түбән Новгородта узачак Бөтендөнья яшьләр фестивале слетына чакырды. Үзенең докладында Халыкара «Дуслык клублары»на нигез салучы Татарстанны да искә алды. «Төрле илләрдән яшь кешеләрнең хезмәттәшлеге  «Дуслык клубларында» дәвам итте. Бу Бөтендөнья яшьләр фестиваленең флагман проекты. Бу тәҗрибә Татарстанда туды. Формаль булмаган киңлекләрдә Россия һәм башка илләрдән яшь кешеләр әңгәмә коралар, дуслашалар, идеяләр белән алмашалар. Бүгенге көндә илебездә 90 клуб ачылган, 43 Ислам иле белән багланышлар корылган, барлыгы 600 чара узган», - дип билгеләде Гуров.

Ул искәрткәнчә, Россиядә Халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең берничә проект офисы эшли. Татарстанда бу функцияләрне «Сәләт» хәрәкәте һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе башкара. Аларның бурычы – ислам дөньясыннан яшьләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International