«Таврида.АРТ» диджеинг кебек музыкаль юнәлеш вәкилләре өчен үз талантын күрсәтергә һәм профессиональ танылу алырга мөмкинлек ача. Сайлап алуда бөтен илдән башкаручылар катнаша ала.
Финалга чыгучылар җәйнең төп яшьләр вакыйгасы — «Таврида.АРТ» яшь сәнгать фестивале сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге алачак. Музыкантларны сайлап алу онлайн узачак. Гаризаны 9 июньгә кадәр https://clck.ru/3M3ZSu сылтамасы буенча бирергә мөмкин.
Катнашу өчен үзебезнең музыкаль программаны төзергә, аны башкаруны видеога яздырырга һәм материалларны эксперт жюри каравына җибәрергә кирәк. Катнашучылар өчен иҗади биремнең төп үзенчәлеге — атаклы совет һәм Россия композиторлары Александр Зацепин, Владимир Осинский, Евгений Крылатов, Вячеслав Мещерин һәм башка танылган музыкантлар музыкасын кулланып, диджейлар сеты булдыру. Шулай ук сетны милли яңгыраш жанрында әзерләү мөмкинлеге дә бар. Мондый микс катнашучыларның осталыгын күрсәтергә генә ярдәм итмәячәк, ә диджей сетларында тәкъдим ителгән башка жанрлар белән үрелеп, классик һәм фольклор музыкасына игътибар җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
Диджейлар кастингы — «Таврида» арт-кластерын сайлап алуның яңа юнәлеше. Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр үз сетлары белән «Таврида.АРТ» яшь сәнгать фестиваленең төп сәхнәсендә чыгыш ясый алачак, ул Кырымда 2025 елның 1 августыннан 3 августка кадәр узачак.
Арт-кластер вакыйгалары «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Россия —мөмкинлекләр иле» федераль проектына кертелгән һәм 2015 елдан гамәлгә ашырыла.