26 августтан 12 сентябрьгә кадәр «Кама Артегы» яшьләр үзәгендә (Түбән Кама шәһәре) бөтен Россиядән килгән студентларны берләштерә торган «Лига Форум» XI студентлар белем бирү форумы узачак. Форум Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә һәм гадәттәгечә төбәк яшьләр сәясәтенең флагман проекты булып тора.
«Лига Форум» — бөтен Россиядән Татарстанга меңләгән студентны җыя торган белем бирү форумы гына түгел, ә республикабыз һәм илебез киләчәгенә стратегик инвестиция проекты. Без яшьләр профессионаллар гына түгел, лидерлар да булырга өйрәнә торган мохит булдырабыз. Нәкъ менә шундый платформалар яңа буынны формалаштыра — җаваплы, кыю һәм инде бүген үк реаль гамәлләргә сәләтле. Яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
2025 елда Форум «Бүген эшләп, киләчәкне булдыр» девизы астында узачак һәм укыту, үзара хезмәттәшлек һәм проект эшчәнлеге аша шәхес үсешенең яңа экосистемасын формалаштыруга юнәлдереләчәк. Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 900дән артык көллият һәм университет студентлары катнашыр дип көтелә.
Быел форум гадәттәгечә өч сменада узачак. Аларның һәрберсе 400 катнашучыга исәпләнгән:
«Лига Форум» инде ун елдан артык — Татарстанның һәм бөтен Россиянең актив, фикерле һәм амбициоз яшьләрен җәлеп итүнең төп ноктасы. Ул студентларны гына түгел, ә булачак лидерларны, профессионалларны һәм идарәчеләрне берләштерә. Быел без шәхес үсешенә өч төп юнәлеш аша басым ясадык: үз-үзеңне аңлау, лидерлык сыйфатларын күрсәтү һәм бергәлекләр белән идарә итү. Һәр смена — «Профессионаллар лигасы», «Университетлар лигасы» яки «Җитәкчеләр лигасы» булсынмы, катнашучыларга гамәли белем, экспертлар белән аралашу тәҗрибәсе һәм үз инициативаларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.
Катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу узарга кирәк. Теркәлү 2025 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр Форумның рәсми сайтында ачык: https://ligastudentov.com. Сайлап алу дүрт этапта узачак, шул исәптән онлайн-гариза, читтән торып карау, нәтиҗәләрне бастырып чыгару һәм турыдан-туры катнашу.
Форумны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Идел буеның иң эре яшьләр оешмасы «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.