Чаралар көне буена — 11:00 дән 22:00 сәгатькә кадәр исәпләнгән. Бәйрәмгә балалар һәм аларның ата-аналары чакырыла, барлык активлыкларда катнашу бушлай.
Программада гадәттәгечә — йөгерү, стритбол, бию, ВМХ, самокат, ролик, паркур, скейтбординг һәм воркаут буенча балалар спорт ярышлары көтелә. Ярышларга теркәлү әле ачык; бәйгедә җиңүчеләр партнерлардан һәм оештыручылардан бүләкләр алачак. Спорт программасында кызлар өчен скейтбординг буенча мастер-класс та каралган.
Шулай ук «УРАМ» экстрим-паркының яшел кырларында балалар урам культуралары фестивале кысаларында иҗади, күңел ачу һәм белем бирү программасы оештырылачак.
Иҗади лаборатория:
Белем бирү лекторие (балалар һәм ата-аналар өчен лекцияләр):
Интерактив мәйданчыклар:
Исегезгә төшерәбез, «УРАМ — синең җәйгә планнарың» паркында җәйге сезон концепциясе. Бу сезонны сценарий буенча түгел, ә илһам буенча: катгый кысаларсыз һәм расписаниедә мәҗбүри пунктларсыз яшәргә чакыру. Традицион чаралар җыелмасы урынына — ирек, импровизация һәм чын хис-кичерешләр атмосферасы. Монда һәр мизгел вакыйгага әверелергә мөмкин: спонтан мастер-класс булсынмы, кояш баеганчы шуумы яки паркның яшел кырында дуслар белән сөйләшүме.