4 июньдә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә 2025 ел сезоны – «Республика» КВН рәсми лигасының чирек финалы старт алачак.
Март аенда узган Татарстан Республикасы КВН фестивале нәтиҗәләре буенча яңа сезонга 13 команда үтте. Аларга быел старт алган «Алга» зона лигасы чемпионы командасы кушылачак. «Алга» лигасының суперфиналы 16 майда Норлат шәһәрендә узды.
Чирек финалда көч сынашу мөмкинлегенә 14 команда ия булды: «Она» (МИСИС, Жириновский исемендәге дөнья цивилизацияләре университеты, Казан), «Стелла Магнетик» (Яр Чаллы шәһәре), «Паласком» (Актаныш авылы), «Хәсән Туфан» (Әлмәт, Казан), «Кисули» (Халыкара сервис көллияте, Казан), «Нелужа» (КДЭУ, Казан), «Альфа шоу» («Импростор» гавами чыгышлар һәм импровизация үзәге, Казан), «Фольсваген Туарег» (Казан), «Не просто аграрный» (КДАУ, Казан), «Тулы привод» («КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте, Яр Чаллы шәһәре), «Югалган буын» (КДЭУ, Казан), «Дюдюка барбадюка» (КДЭУ, Казан), «СБС» (Казан), «АЛГА» лигасы суперфиналы чемпионы – «Час пик» (Яр Чаллы).
Бу юлы жюри составында Татарстан Республикасы КВН директоры Рамил Агдиев, «Идел-Волга» төркеме солисты Антон Салакаев, «Татнефть җыелмасы» КВН командасы составында Югары лига чемпионы, «Дүрт Татар» КВН командасы катнашучысы Евгений Курышев, «БИМ-радио» алып баручысы, «Безнең урын» оешмалары челтәре хуҗасы Минтимер Ногманов, «ИнДа» КВН командасы составында КВН югары лигасының чирек финалисты Данил Аттиков, «Это они» КВН командасы составында КВН югары лигасы ярымфиналисты Егор Петров, «Космет А» табиб косметологиясе клиникасы хуҗасы, эшмәкәр, филантроп, инвестор Эльвира Кәримова булды. Уенны «Татнефть җыелмасы» КВН командасы составында КВН югары лигасы чемпионы Альмир Хәсәнов алып барачак.
Иң күп балл җыйган командалар көзен көтелә торган ярымфиналга узачак. Әйтергә кирәк, узган сезонның җиңүчесе «СБС» командасы (Казан) булды. Исегезгә төшерәбез, сезон җиңүчесе «Республика» Лигасы чемпионы статусын гына түгел, ә «КиВиН» КВН командаларының Сочи Халыкара фестиваленә дә юллама ала.
Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасының күңелле һәм тапкырлар клубы» яшьләр иҗтимагый оешмасы тора. Мәгълүмати партнер: «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы.