Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан Кремлендә «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды. Фестивальдә җиңүчеләргә һәм аларның педагогларына Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин лаеклы бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән җиңүчеләр өчен ел саен бирелә торган 40 махсус дәүләт стипендиясе булдырылды. Тантанада шулай ук укучылары беренче урыннарны яулаган педагоглар да катнаша. Фестиваль яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруына юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Алексей Песошин чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
Ул «Созвездие – Йолдызлык» фестивален иң якты фестиваль дип атады, шулай ук барысын да Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. «Әлеге бәйрәм – үсеп килүче буын өчен җәмгыятьнең җаваплы булуы хакында искә төшерү. Балалар – безнең төп байлыгыбыз, илебезнең һәм республикабызның киләчәге», - дип ассызыклады Алексей Песошин.
«Республикада балалар һәм яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Моңа ачык мисалларның берсе – «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте. Фестиваль республикада да, аннан читтә дә киң танылу алды. Фестивальдә катнашучылар саны 1 млн 300 меңнән артып китте. Бу фестиваль талантлы балалар һәм яшьләрнең үз-үзләрен уңышлы тормышка ашыруына ярдәм итә. Фестиваль программасының быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлануы символик мәгънәгә ия. Бу Фестивальне Ватаныбызны саклаучыларның тарихына, батырлыгына һәм каһарманлыгына тирән ихтирам белдерү мәйданчыгына әйләндерә», - диде Татарстан Премьер-министры.
Ул фестивальне оештыручыларга мондый масштаблы һәм матур чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде: «Фестивальдә катнашучыларның барысына да, педагогларга һәм остазларга кызыклы һәм якты номерлары өчен рәхмәт. Жюрига киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт. Чөнки мондый талантлар йолдызлыгында иң яхшыларны сайлау алу авыр булды. Барыгызга да иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим».
«Созвездие – Йолдызлык» XXV эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм махсус стипендияләр тапшыру тантанасы булды.
«Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме «Сәхнә практикалары үзәге» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү Төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, хореограф-куючы (Мәскәү) Владимир Аносовка бирелде. Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Созвездие-Йолдызлык» Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге баш администраторы Алсу Мадишина, «Созвездие-Йолдызлык» Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры урынбасары Наталья Смирнова бүләкләнде. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Созвездие-Йолдызлык» балетмейстерлары Айрат Баһаветдинов һәм Лилия Баһаветдинова, оешманың баш бухгалтеры Сәгадәт Билданова, «Созвездие-Йолдызлык» телеоператоры Анатолий Борисов бүләкләнде. Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәтләрен «Созвездие-Йолдызлык» Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге драма артисты Екатерина Жукова, «Созвездие-Йолдызлык» Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге бүлеге җитәкчесе Таһир Исмәгыйлев алды.
Җавап сүзе белән чыгыш ясаганда, Владимир Аносов бүген тапшырылган бүләк өчен дулкынлануын һәм зур рәхмәт хисе кичерүен әйтте. «Шундый канатлы әйтем бар – «Җыр – халык җаны», димәк, зирәклек тә, фикер дә, хәтер дә бар. Болар барысы да гомуми кыенлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә. Аллаһы Тәгалә Татарстан халкының зирәклеген һәм игелекле йөрәген сакласын», - дип теләде ул.
«Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов шулай ук республика җитәкчелегенә фестивальгә күрсәткән ярдәмнәре, балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади потенциалын үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Балалар – безнең төп байлыгыбыз, диде ул.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, бүгенге бүләкләүне шәрехләп, быел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтүен искәртте. «Конкурста җиңүчеләрнең күбесе төрле елларда үзләрен иҗатта тормышка ашырдылар, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә танылу яуладылар. Конкурс Бөтенроссия әһәмиятенә ия булды, шул ук вакытта хәрәкәт безнең республика яшьләренең визит карточкасы булып тора, яшь татарстанлыларның мәдәни потенциалын һәм иҗади казанышларын һәркемгә күрсәтә. Традиция буенча, балаларны яклау көнендә фестиваль җиңүчеләрен бүләклибез. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җиңүчеләр өчен ел саен 40 махсус дәүләт стипендиясе булдырылды. Бу Татарстан җитәкчелегенең яшьләргә карата зур игътибарын тагын бер кат раслый».
