Татарстанның яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында бу җәйдә көндезге 10 лагерь ачылачак

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Узган ел Татарстанда яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында көндезге лагерьлар буенча проект эшли башлады. Пилот сменалары Азнакай һәм Яшел Үзән районнарында узды, анда барысы 100 кеше катнашты. Быел муниципаль берәмлекләр белән берлектә шундый 10 лагерь эшен тәэмин итәргә ниятлибез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Быел 10 муниципаль берәмлектә көндезге лагерь эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз, анда 650дән артык бала катнашыр дип планлаштырыла. Болар Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары һәм Казан шәһәре», - диде ул.

19 майдан Яшел Үзән районының Мәдәни үсеш үзәгендә көндезге лагерь эшләп килә инде. «Йолдызлы җәй»  сменасында 30 бала мюзикл булдыру өстендә эшли, аны күрсәтү 17 июньдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International