Ринат Садыйков җәйге савыктыру кампаниясе турында: «балаларның комплекслы иминлеген тәэмин итү беренчел әһәмияткә ия»

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Татарстанда балалар ялын оештыру мәсьәләләре арасында комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе төп мәсьәләләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үтте.

«Балаларның ял вакытында комплекслы иминлеген тәэмин итү беренчел әһәмияткә ия. Балаларны савыктыру лагерьларында инженер-техник ныгыту һәм террорчылыктан саклану мәсьәләсендә комиссион тикшерүләр үткәрелә», – дип сөйләде ул.

Садыйков Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия гвардиясе вәкилләренә бу мәсьәлә буенча уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм лагерьларда тәүлек буе куркынычсызлык тәэмин ителүен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International