Татарстанда сигез палаткалы лагерь-иярчен булдыруга быел 47 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Быел Татарстанда сигез районда сигез палаткалы иярчен лагерь барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сигез муниципаль берәмлектә сигез иярчен лагерь төзүгә 46.7 млн. сум акча хупланды: Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районнарында 1,6 мең бала катнашыр дип көтелә», – дип аңлатты министр.

Узган ел лагерь-иярченнәрне үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов карары белән 50,9 млн сум бүлеп бирелгән (Раис карары буенча республика бюджетыннан 43,9 млн сум һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында федераль бюджеттан 7 млн сум). Республикада сменасына 260 кешене колачлый торган 6 иярчен лагерь төзелде. Палаткалы иярчен-лагерьлар челтәрен үстерү нәтиҗәсендә  1000 кешегә колачлау мөмкинлеген арттыра.

Традиция буенча, Биләр тыюлыгы территориясендә «Сәләт-Биләр» Сәләтле балалар һәм яшьләрнең төбәкара форумы оештырылачак, анда 6 меңнән артык бала катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International