Быел «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы буенча Татарстанда 19 лагерь капиталь ремонтланачак, шул исәптән берсе Краснодар краенда. Моңа 1,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«2025 елда Татарстан Республикасының 14 муниципаль берәмлегендә 19 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, шуларның берсе Краснодар краенда, аның өчен 1,3 млрд сум акча бүлеп бирелә. Ремонт барышында төзелеш, шулай ук корылмаларны, инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлау, лагерьларны җиһазлау да бар», - дип аңлатты министр.
«Җәй - балаларга» программасы буенча 2019 елдан 2024 елга кадәр барлыгы 6.9 млрд.сумлык 43 балаларны савыктыру лагере капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән, дип өстәде Ринат Садыйков.
Шулай ук 2019 елдан «Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау» программасы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 59 лагерьга керү юллары 1,4 млрд сумга ремонтланган. Агымдагы елда алты лагерьга юлларны ремонтлау буенча 250 млн сумлык эш дәвам итә.