2025 елның җәйге чорында оешкан ял формалары белән Татарстанның 154 меңнән артык баласын һәм яшьләрен җәлеп итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Ял итүнең барлык рәвешләрендәге 1624 оешма эше оештырылачак, алар арасында балаларны савыктыру лагерьлары, санитария-курорт учреждениеләре, палаткалы лагерьлар, хезмәт һәм ял лагерьлары һәм көндезге лагерьлар, шулай ук Краснодар крае һәм Кырым Республикасы территориясендәге лагерьлар бар», – дип аңлатты министр.
Авыр тормыш хәлендә калган, дәвалануга мохтаҗ балалар, сәләтле балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен 50 меңнән артык түләүсез юллама каралган. Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшүсмерләрне әзерләү буенча гражданлык-патриотик юнәлештәге палатка тибындагы лагерьларга, көндезге лагерьлар базасындагы хезмәт һәм ял лагерьларына түләүсез юлламалар алырга мөмкин, ә студентларга физкультура-сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен юллама алырга мөмкин.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә ел саен мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар өчен махсуслаштырылган сменалар оештырыла. Быел 550 сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән баланың ялы планлаштырылган. Бюджеттан бу максатларга 4,5 млн. сум бүлеп бирелә. Губин исемендәге лагерьда менталь яктан тайпылышлары булган балалар өчен 203 кешене колачлаган ике смена уды инде.