Кырымда «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда һәм Анапада «Глобус» балалар сәламәтләндерү лагеренда 650 бала ял итәчәк.
«Кара диңгездәге лагерьларда ял итү – Татарстаннан килгән барлык балалар өчен күптән көтелгән вакыйга. Ел саен анда республикадан якынча 5-7 мең бала һәм яшүсмер йөри. Без аларның лагерьдагы вакытлары мөмкин кадәр уңайлы, кызыклы һәм куркынычсыз булсын өчен бөтен көчебезне куябыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр билгеләп үткәнчә, сәфәр вакытында балаларның иминлеген медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм линия полициясе хезмәткәрләре тәэмин итә. Лагерьларның программалары һәр бала ял итеп кенә калмыйча, яңа белемнәр, күнекмәләр һәм якты тәэсирләр дә ала алырлык итеп эшләнгән.
Лагерьларга киткән балалар арасында олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук «Без берге» һәм «Дус сыйныф серләре» республика проектларында актив катнашучылар бар. Катнашучыларның географиясе киң: алар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Апас, Кукмара һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан килгән балалар.
«Бу җәй балалар өчен ял гына түгел, ә яңа ачышлар, дуслык һәм шәхси үсеш вакыты булсын иде. Без сәфәр уңайлы, куркынычсыз һәм мәгънәле булсын өчен барысын да эшләдек», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әссәдулина.
Лагерьларда балаларны төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, тематик квестлар һәм интерактив уеннар, һәрьяклап үсешкә юнәлтелгән белем бирү-күңел ачу чаралары кергән бай профильле программа көтә.
Гражданлык-патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелә — балалар Россия һәм Татарстан Республикасы тарихына һәм традицияләренә багышланган тематик очрашуларда, дискуссияләрдә һәм проектларда катнашачаклар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел җәй Кара диңгез яр буе лагерьларында Татарстаннан 7 меңнән артык бала Кырым Республикасындагы ике лагерьда – «Сатера» һәм «Сәләт Ак Барс» һәм Краснодар краендагы ике лагерьда – «Глобус» һәм «Витязево»да 6464 бала ял итәчәк. Шулай ук 605 бала «Артек» һәм «Орленок» үзәкләрендә ял итәчәк, аларның 320се ел башыннан ял итәргә өлгергән инде.