Яшьләрне файдалы һәм иҗади ял итүгә җәлеп итү һәм аларның һөнәри күнекмәләрен үстерү өчен Татарстан предприятиеләре инженерлык белгечлекләре буенча яшүсмерләр клубларын шефлыкка алырга мөмкин. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
«Хөрмәтле депутатлар – предприятиеләр җитәкчеләре, сезгә мөһим социаль инициативада – инженерлык юнәлешләрен оештыра торган яшүсмерләр клубларын шефлыкка алуда катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Бу безгә мөмкин кадәр күбрәк яшүсмерләрне һәм яшьләрне файдалы һәм иҗади ял итәргә җәлеп итәргә һәм һөнәри күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.
Садыйков студентларның хезмәт отрядлары яшьләрен эшкә урнаштыру системасына керткән өлешен һәм «Безнең ишегалды» һәм «Парклар һәм скверлар» программалары аша хезмәт белән тәэмин итүне оештыру тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте.