Татарстанда 2025 елда яшь галимнәрне торак белән тәэмин итүгә 27,5 млн сум юнәлдереләчәк

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Татарстанда яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү программасына быел 27,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«2024 елда, фәнни-технологик үсеш елында, без Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән бергә яшь галимнәргә комплекслы ярдәм чараларын уңышлы гамәлгә керттек һәм эшләтеп җибәрдек. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән 2025 елда яшь галимнәрне торак сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидияләр белән тәэмин итү өчен 27,5 млн сум күләмендә финанслау бүленгән», – дип аңлатты министр.

Моннан тыш, «Иң яхшы яшь галим», «Иң яхшы яшь укытучы» конкурсларында җиңүчеләргә премия түләүләре дә арттырылды – һәр конкурста 1 млн сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International