Татарстанда яшь гаиләләр өчен сәламәтлеккә җаваплы караш хакында проект эшләтеп җибәрәчәкләр

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Татарстанда сәламәтлеккә җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән проект эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Сәламәтлекне саклау министрлыгы белән берлектә яңа проектны эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде. Проект сәламәтлеккә җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән. Проектны гамәлгә ашыру «Татарстанда җәй» бердәм программасы кысаларында планлаштырыла», - дип аңлатты ул.

Билгеләп үтәргә кирәк, узган елда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында фотокүргәзмәләрне, белем бирү сессияләрен, тренингларны, консультацияләрне берләштергән «Гаилә коды» дип аталган проектлар сериясе уңышлы тормышка ашырылды. Яшь укытучылар, яшь әти-әниләр, дәүләт хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен проект сессияләре кызыклы тәҗрибә булды. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча яңа проектны эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International