2025 елда Татарстанда 2,45 млрд сумга 50гә якын яшьләр объектын яңартачаклар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

2025 елда яшьләр сәясәте объектларын яңарту дәвам итәчәк. Бу максатларга 2,45 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Агымдагы елда бюджеты 2,45 млрд сум булган, шул исәптән Химиклар мәдәният йорты базасында республика яшьләр үзәген капиталь ремонтлауның икенче этабын да кертеп 49 объектны яңарту планлаштырыла», - дип сөйләде ул.

Бүгенге көндә Россиянең ике төбәгендә генә яшьләр сәясәте учреждениеләре белән тәэмин ителеш нормалары бар, Татарстан шулар рәтендә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2024 елда 2,31 млрд сум күләмендә финанслау белән 39 объект төзелде һәм ремонтланды, дип өстәде Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International