Бу ялларда яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын Каләм - Золотое перо» республика фестивале финалы старт алды, анда Татарстанның төрле районнарыннан яшь медиачылар катнаша.
Барлыгы 356 гариза бирелгән, финалга 67 кеше чыккан. Артта күчмә белем бирү программасы һәм остазлар белән бер ай онлайн-дәресләр.
Традиция буенча – 8 юнәлеш: дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг – барысы да ике телдә: рус һәм татар телләрендә. Студентлар медиаүзәкләре белән эш тә актив үсә.
Фестиваль 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Финал программасы вакытында катнашучылар командаларда эшлиләр – ике телдә газеталар чыгаралар, теле - һәм радио - программалар әзерлиләр, социаль челтәрләрдә фестиваль битләрен алып баралар, очрашуларны фотога төшерәләр һәм үзләре үк модерациялиләр. Практик журналистлар, ведомстволарның матбугат сәркатибләре, узган елларда фестивальдә җиңүчеләр белән очрашулар төрле форматта оештырыла.
Бүген «Алтын каләм» катнашучылары Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән аралаша алдылар. «Яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары зур әһәмияткә ия – алар һәр шәһәрдә, районда, мәктәптә, югары уку йортында тагын да күбрәк булырга тиеш. Бары тик яшь журналистлар гына яшьтәшләренә вакыйгалар турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйли алачак. Без, министрлык буларак, креатив идеяләрне грантлар белән хупларга әзер. Безнең бурыч – республикада яшьләр үзләренең кече ватанында үз-үзләрен тормышка ашыра алсын өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыру», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Фестивальнең финал этабында җиңүчеләрне — Гран-при ияләрен сайлаячаклар, ул медиа юнәлеше буенча югары уку йортында белем алуга сертификатны күздә тота. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайлап алыначак. Ә югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен 1 млн сумга кадәр сертификат алачак. Фестиваль яшьләргә медиа юнәлешендә үз күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Соңгы күчмә программа бары тик уңай хис-кичерешләр генә калдыра! Бу гаҗәеп бай, илһамландыргыч һәм танып белү чоры, ул миңа журналистика өлкәсендә белемнәремне киңәйтергә генә түгел, ә бөтен республикадан килгән талантлы яшьләр белән дә танышырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте фестивальдә катнашучы Рәзилә Хәбибуллина.
Фестиваль «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары, «Идел» һәм «Ялкын» яшьләр журналлары, «Шаян ТВ» балалар телеканалы ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

