17 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Global Talks проекты кысаларында Халыкара мөнәсәбәтләр буенча лекция узачак. Лекция «Мәдәни дипломатия: ни өчен балет, кино һәм ризык — шулай ук сәясәт» темасына багышлана.
Проект Яшьләр дипломатиясе академиясе тарафыннан Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Яшьләр һәм балалар» милли проекты конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектның партнеры булып А.В. Макаренко исемендәге МГИМО Oeconomicus икътисади клубы тора.
Global Talks заманча Халыкара мөнәсәбәтләр һәм глобаль чакырулар буенча ачык эксперт чыгышлары циклы булып тора. Лекцияләр дискуссияләр форматында халыкара мөнәсәбәтләр һәм катнаш дисциплиналар өлкәсендә россия экспертлары катнашында оештырылган.
Театр, музыка, кухня, мода — мәдәният дәүләтләр үз кыйммәтләрен, тарихын һәм яшәү рәвешен трансляцияләп, дөнья белән әңгәмә алып бара торган телгә әверелә. Мәдәни күренешләр ил образын формалаштыру, җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясау һәм дипломатик элемтәләрне ныгыту чарасына әверелә. Мәдәният дәүләтләр сәясәтенең аерылгысыз өлешенә һәм халыклар арасында диалог һәм ышаныч ачкычына әверелә.
Тыңлаучылар илләрнең мәдәният аша позитив образны ничек алга этәрүен, шулай ук мәдәниятнең диалог һәм компромисс эзләү мәйданчыгына әверелүен беләчәк. Экспертлар мәдәни дипломатиянең төп мисалларын ачыклаячак: «америка хыялы»ннан алып «чәк-чәк дипломатиясе»нә кадәр.
Лекциядә катнашачаклар:
- Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова;
- Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество)җитәкчесе урынбасары Дмитрий Поликанов;
-Татарстан Республикасы рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов;
- Продюсер, режиссер, «Микулай» фильмының авторы Илшат Рәхимбай.
Чара түләүсез, түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү кирәк https://amd-globaltalks.timepad.ru/event/3413864/.