Татарстанга «Бердәмлек хәтердә. Көч батырлыкта!» агитация поезды килде. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Казан халкы һәм кунаклары көн дәвамында корал һәм хәрби техниканың трофей үрнәкләрен күрсәтүне, тематик вагоннар экспозицияләрен һәм күчмә күргәзмәләрне карауны үз эченә алган интерактив программаны карадылар. Ачык мәйданчык – сәхнәдә ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате һәм театрының ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концерт программасы белән чыгыш ясады.
Көн дәвамында күргәзмәдә 11 меңнән артык кеше – яшь армиячеләр, ветераннар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләре, шәһәр халкы һәм кунаклары булды. Мәйданчыкта 50 волонтер ярдәм итте.
«Агитация поезд-музейда бүген шәхсән үзем булдым. Шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен экскурсияләр оештырылды, алар бүгенге көндә лагерьларда ял итәләр. Үсеп килүче буыннан кире элемтә ишеттек, күрсәтмә формат аларга күбрәк ошый. Шәһәр халкы үз балалары белән килде, илебез тарихын күрсәтте һәм сөйләде. Күргәзмә беркемне дә битараф калдырмый. Мондый форматлар патриотик тәрбия бирүнең иң яхшы инструментларының берсе», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Тимер юл вокзалы платформасында Жуков орденлы Казан югары танк командасы кораллары күргәзмәсе, Кызыл байрак училищесы, кыр кухнясы, мастер-класслар белән палаткалар эше оештырылды. Ватанны саклау һәм контракт хезмәтенә җәлеп итү темасына «Иң мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» яшьләр дискуссия мәйданчыгы эшләде. «Минем герой» Бөтенроссия гаилә телеэстафетасы кысаларында видеомөрәҗәгать яздыру мөмкинлеге булды. Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре цифрлы грамоталылык буенча интерактив викторина үткәрделәр, иң кечкенәләрне цифрлы технологияләр дөньясына чумдырдылар, өлкәннәрнең мошенниклык схемалары турында кисәттеләр, шулай ук педагогларга, ата-аналарга һәм әбиләргә баланың деструктив мохиткә эләгү билгеләре һәм мондый очракта башкарылырга тиешле гамәлләр турында хәбәр иттеләр. Һәм, әлбәттә, викторинада катнашучы һәркем истәлекле бүләкләр – ачык стикерпаклар, шулай ук файдалы мәгълүмат белән буклетлар һәм листовкалар алды.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә шәхси казанышлары өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Ярдәм һәм шәфкать өчен» медале белән Казан шәһәренең «Юнармия» Хәрәкәте Штабы башлыгы Олеся Нестрова, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Юнармия» Хәрәкәте Штабы башлыгы Ростем Шәйхетдинов, ТР Түбән Кама муниципаль районының «Юнармия» Хәрәкәте Штабы башлыгы Илнар Камалов бүләкләнде. Шулай ук «ЮнАрмия» сафларына керү тантанасы һәм «Юнармия» отрядларына Россия Федерациясе Геройлары исемнәрен бирү таныклыкларын тапшыру булды.
Яшел Үзән муниципаль районының җирле бүлегенә ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры исемен бирү турында таныклык, Татарстан Республикасы Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге «Юнармия» йортына Батырлык ордены кавалеры Михаил Афанасьев исемен бирү турында таныклык, Казан шәһәренең җирле бүлегенә Советлар Союзы Герое полковник Борис Кузнецов исемен бирү турында таныклык тапшырылды.



