Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остазы, ТР Иҗтимагый палатасы Мәдәният буенча комиссиясе әгъзасы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры - жюри рәистәше Дмитрий Туманов үзенең иҗат кичәсен үткәрде, анда үзенең тормыш юлы, иҗат юлында һәм «Созвездие - Йолдызлык» хәрәкәтенең барлыкка килү идеясендә зур роль уйнаган мөһим кешеләр турында сөйләде. .
«Миңа бәхет елмайды, театр училищесының икенче курсында Качалов театрында беренче төп ролемне алдым. Шуннан соң «Созвездие - Йолдызлык» идеясе туды. Бу роль миңа бик күп күңелсезлекләр китерде, чөнки ни өчендер барысы да мине аннан соң бик үк яратмый башладылар. Ул вакытта мин бу дөньяда талант булу катлаулы икәнен аңладым. Шуңа күрә безнең фестивальдә без сәхнә артында нәфрәт булмска тиешлеге хакындагы идеяләрне тормышка ашырдык», - дип уртаклашты Туманов. Ул кунакларга үзенең төрле сәхнәләрдә, шул исәптән Казан театр училищесында, Качалов театрында уйнаган спектакльләре тарихы һәм яраткан рольләре турында сөйләде, танылган хезмәттәшләрен һәм остазларын искә төшерде. Шулай ук гаилә тарихын сөйләде. Шулай ук Туманов тамашачыларны иҗади бүләк белән дә сөендерде. Берничә җыр башкарды һәм шигырьләр укыды.
Тантаналы кичәдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та булды, ул Дмитрий Тумановка, залдагы тамашачыларга үзенең сүзләрен җиткерде:
«Дмитрий Туманов белән инде 17 елдан артык эшлим. Мин әле республикада студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен җитәкләгәндә, ул миңа һәм безнең уртак эшебезгә ярдәм итүче беренче кешеләрнең берсе иде. Шуннан бирле без бергә күп нәрсәләр аша үттек. Дмитрий Туманов - кеше язмышларының бөек төзүчесе, дип әйтә алам», - дип билгеләп үтте министр. Ул «Созвездие - Йолдызлык»та яшьләрнең иҗади үсеше белән шөгыльләнүче педагогларга, оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм узган ел студентлар театрларын үстерүгә юнәлдерелгән яңа ПРЕМЬЕРА фестивале эшләтеп җибәрелүен искәртте.