Татарстанда Россия гвардиячеләре балаларны савыктыру лагерьларында иминлекне тәэмин итүгә планлы тикшерү уздыра

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Балаларны савыктыру лагерьларының җәйге эшчәнлеге чорында Татарстан Республикасында Росгвардиянең лицензия-рөхсәт бирү эше һәм ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре әлеге объектларның иминлеген тәэмин итүне даими тикшереп торалар.

Бүгенге көндә ял итүнең барлык рәвешләрендәге 1 054 оешма эшли, аларда якынча 68 585 бала ял итә. Шулардан 84 стационар балалар сәламәтләндерү лагерьлары 14 210 баланы үз эченә ала (шул исәптән 7 лагерь Татарстан Республикасыннан читтә), шуларның 1183 бала Краснодар крае һәм Кырым Республикасы лагерьларында ял итә; 6 көндезге лагерьда – 203 бала, 7 палаткалы лагерьда  –  364 бала; 1 студентлар лагеренла  –  83 ял итүче; 524 Татарстан Республикасы мәктәп яны лагерьларында – 45 546 бала; 432 хезмәт һәм ял лагерьларында — 8 179 бала ял итә.

«Комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыруда төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Бу төрле структуралардагы коллегалар белән уртак ведомствоара эш. Әйтик, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан коллегалар янгын куркынычсызлыгы буенча укыту тренировкалары һәм инструктажлар үткәрергә ярдәм итә; Росгвардия объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне тикшерә; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләргә медицина тикшерүен оештыруда һәм лагерьларда балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин итүдә ярдәм итә; Роспотребнадзордан коллегалар тулы кыйммәтле баланслы, сәламәт туклану һәм эчү режимын оештыруда ярдәм итә. Атна саен кулны пульста тоту өчен барлык районнар һәм лагерьлар белән оператив киңәшмәләр уздырабыз. Шулай ук «Җәй» республика үзәгеннән хезмәттәшләребез белән үзебез тикшерүләр алып барабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Шушы көннәрдә Росгвардия вәкилләре инспекция белән «Кояшлы» балалар ял базасында булдылар, анда ул вакытта Татарстаннан гына түгел, якын-тирә төбәкләрдән дә мәктәп укучылары ял итә иде.

Росгвардиячеләр патруль экипажын ашыгыч чакыру төймәсенең һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта лагерь персоналының гамәлләре алгоритмын тикшерделәр.

Хәвеф төймәсен кулланганнан соң, ведомстводан тыш сакчыларны тоткарлауның коралланган һәм экипировкаланган төркеме санаулы минутларда объектка килеп җитте. Шул ук вакытта, әлбәттә, әлеге чараның уку эше булуы шунда ук ачыкланды. Тикшерүче борт журналына кирәкле язмалар ясады, һәм экипаж патрульләү маршрутына кайтты. Учреждениенең террорчылыктан саклану стандартларына туры килүен лагерь җитәкчелеге вәкиле белән берлектә Росгвардиянең ведомстводан тыш саклау идарәсе хезмәткәре тикшерде. Ул объектның инженер-техник ныгытмасын карады, тышкы видеокүзәтү камераларының санын һәм эшләвен, территориядә куркынычсызлык мәгълүмати стендлары булуын тикшерде, лагерьның коймалары буйлап йөреп чыкты һәм аның бөтенлегенә инанды. Шулай ук белгеч персоналга гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эш итү тәртибе турында күрсәтмә бирде.

«Без бу учреждениеләрнең террорчылыкка каршы сакланышын оештыруны тикшерәбез, шул исәптән, хәвефле сигнализация төймәләренең, видеокүзәтү камераларының, шулай ук архивны яздыру срогын (кимендә 30 тәүлек), хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасының эшләвен тикшерәбез», - дип сөйләде Казан шәһәре буенча террорчылыкка каршы саклану бүлеге инспекторы полиция лейтенанты Андрей Олимпиев.

Объектны планлы тикшерүне Росгвардия территориаль Идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше бүлеге хезмәткәре дәвам итте. Контроль-пропуск пунктында ул шәхси сак оешмасы хезмәткәрләренең хезмәт итүен тикшерде.

 «Җәйге чорда балаларны савыктыру лагерьларын тикшергәндә сак инспекторларының кирәкле документлар булуына игътибар итәбез - шәхси сакчы таныклыгы, сакчының еллык тикшерү уздырылган шәхси карточкасы. Шулай ук постта сак хезмәте күрсәтүгә килешү һәм хәбәр итү, хосусый сакчының вазифаи инструкциясе булырга тиеш», - дип аңлатты Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Казан шәһәре буенча лицензия-рөхсәт бирү эше бүлегенең өлкән инспекторы полиция капитаны Илнур Садыйков.

Тикшерү күрсәткәнчә, балалар ялы учреждениесе балалар күпләп була торган объектларга куела торган куркынычсызлык нормаларына туры килә.

Мондый тикшерүләрне Россия гвардиясенең лицензия-рөхсәт бирү эше һәм ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре балаларны савыктыру лагерьларында Татарстан Республикасында сезон тәмамланганчы үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International