24 июньдә Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Могыйнов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт хезмәте, кадрлар һәм юридик эш бүлеге башлыгы Лиана Шәйхинурова Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында 2024 елда бирелгән белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул министрлык тарафыннан даими нигездә коррупциягә каршы законнарны үтәү буенча хезмәткәрләр, шулай ук министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән түбәндәге аңлату эшләре: керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү, тыюлар һәм чикләүләрне үтәү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтү эше алып барылуын билгеләп үтте.
2025 елның беренче яртыеллыгында яшьләр сәясәте өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турындагы доклад барышында Шәйхинурова министрлык тарафыннан коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар күрелүен, төрле чаралар, шул исәптән семинар дәресләре, киңәшмәләр, шәхси әңгәмәләр уздырылуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яшьләр арасында коррупцияне профилактикалау өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы докладында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте Рәисе урынбасары Матвей Шейфер билгеләп үткәнчә, яшьләр хөкүмәте коррупциягә каршы дөньяга караш һәм халык арасында коррупция күренешләренә түземсезлек формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү бурычын үти.
Руслан Могыйнов үз чыгышында игътибарны дәүләт хезмәткәрләре, яшьләр оешмалары эшчәнлегендә коррупцион хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең мөһимлегенә, шулай ук коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны һәм чикләүләрне үтәүгә юнәлтте.
