«Дүрт татар» Татарстан Республикасы җыелма командасы КВН Халыкара берлегенең «Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы» махсус проектында катнашачак

2025 елның 17 июне, сишәмбе

20 июньдә «Дүрт татар» КВН командасы Екатеринбургта «Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы» федераль телевизион проектында катнашачак.

Билгеләп үтик, 2024 елда ТР КВН һәм «Дүрт татар» командасына 30 ел тулды. Бу даталарга Татарстан җыелма командасының КВН Халыкара берлегенең «АМИК» махсус проектында «Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы» дип аталган чыгышы багышланган иде. Соңгы берничә елда чара җәй көне Уралда уза.

«Без оештыручыларның мондый проектта катнашырга чакыруын бик теләп кабул иттек. КВН Халыкара берлегенең Югары лигасында уйнаган командалар вәкилләреннән состав тупладылар: «Дүрт татар», «Татнефть җыелмасы» – 2020 елда КВН югары лигасы чемпионы, шулай ук 2024 елның ноябрендә Татарстан Республикасы КВН юбилее кысаларында үзләрен күрсәткән егетләр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка, «ТР КВН» оешмасы президенты Андрей Кондратьевка бу сәфәргә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте ТР КВН директоры Рамил Агдеев.

Татарстаннан зур команда составында Екатерина Скулкина, Дмитрий Черных, Павел Пристанский; Альмир Хәсәнов, Светлана Малюткина, Сирин Габдрахманов, Евгений Иванюта, Руслан Харисов, Айназ Абдуллин, Илнур Мөхлисов чыгыш ясаячак.

«Беренче канал» да чыгыш ясау – ТР КВН өчен үсеш. Без катнашу кысаларында проектның ничек оештырылуын, тапшыруның ничек төшерелүен үзебез күреп, аннары бу тәҗрибәне бездә, Казанда кулланачакбыз. Моннан тыш, КВНчылар, авторлар, актерлар профессиональрәк авторларның ничек эшләүләрен, шаяртуларын күреп, шулай итеп осталардан өйрәнәчәкләр», – дип ассызыклады ТР КВН директоры.

Бу юлы телевизион проектны төшерү 5000 тамашачы сыйдырышлы залда узачак. «МТС Live Холл» ның төп сәхнәсенә Татарстан Республикасының ике тапкыр КВН югары лигасы финалына чыккан, алтын киемдәге ике зур КиВиН иясе «Дүрт татар» җыелмасы; «Нарты из Абхазии» — 2005 елгы сезонның КВН югары лигасы чемпионнары һәм Мәскәү шәһәренең 2023 елгы КВН югары лигасы вице-чемпионнары «Сборная МАИ» чыгачак. Уенны театр һәм кино актеры, шоумен Валдис Пельш алып барачак.

«Чыгарылыш укучылары очрашуы» чарасын РФ халык артисты, пианист Сергей Жилин, җәмәгать эшлеклесе, «Имин интернет лигасы» директоры Екатерина Мизулина, актер, «Уральские пельмени» КВН командасы авторы Сергей Исаев, спорт телекомментаторы Денис Казанский, кино актеры, телевидение алып баручысы Сергей Светлаков, РФ халык артисты, Зур Мәскәү циркы генераль директоры Эдгар Запашный бәяләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International