Казанлыларны «Сторона света» («Ялкын ягы») документаль фильмын карарга чакыралар

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 27 июньдә, 21:00 сәгатьтә Кабан күле янындагы амфитеатрда (Г.Камал театрының яңа бинасы янында) «Сторона света» («Ялкын ягы»)  документаль фильмын ачык күрсәтү булачак.

Алдан теркәлү буенча керү ирекле: https://kabanlake.timepad.ru/event/3428866/.  

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Арктика — картадагы нокта гына түгел, ә кеше язмышлары, батырлыклары һәм хәтере үрелеп барган үзенчәлекле дөнья. «Сторона света» фильмы бу кырыс җирләрдә кешеләрне нәрсә шулай кызыктырганын тикшерә. Бер яктан  — арктик территорияләрне узган индустриализация эзләреннән чистартучы волонтерлар. Икенче яктан — һәр маршруты батырлык булган Совет экспедицияләре чорындагы уникаль белемнәр йөртүче ветеран-геологлар.

Фильм Gorizont films документалистика продюсерлык үзәге һәм «Яшел Арктика» экосоциологик оешмасы коллаборациясе. Кешеләр, урыннар һәм тутыккан металл турындагы тарих.

Күрсәтү Кабан күле ярдәмендә Gorizont filmsның «Креатив продюсерлык» лабораториясе һәм «РЕАКТОР» ярдәм программасы кысаларында узачак. Күрсәтү спикеры — «Ялкын ягы» фильмының генераль продюсеры, стратегик коммуникацияләр һәм маркетинг, лидерлар һәм командалар үсеше өлкәсендә эксперт, KOMANDA агентлыгы директоры, «Казанның тотрыклы үсеше стратегиясе 2030 (экология, кешеләр, идарә)» проекты җитәкчесе Валерия Маршалова булачак.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «РЕАКТОР» ярдәм итү программасы  — Татарстан Республикасында креатив индустрияләрне үстерүгә һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗат эшлеклеләренә үз-үзләрен тормышка ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч айлык белем бирү программасы. Программа кысаларында катнашучы үз идеясен әзер прототипка яки иҗади продуктка кадәр тормышка ашыру гына түгел, ә аны киң аудиториягә күрсәтү мөмкинлеге дә ала.

Проект «Яшьләр өчен төбәк» программасы чараларының берсе булып тора, ул «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International