Бүген Казанда Яшьләр көне «УРАМ» экстрим-паркында һәм Горький исемендәге паркта «Бел, ярат, горурлан, арттыр» дип аталган гомуми концепция астында узачак. Кунакларны экстрим-ярышлардан һәм мастер-класслардан алып продюсерлар, психологлар һәм югары уку йортлары ректорлары белән очрашуларга кадәр тематик киңлекләр көтә. Талантларга ярдәм итүгә һәм карьера үсешенә аерым игътибар бирелә: эш бирүчеләр күргәзмәләре, панель дискуссияләр һәм арт-проектлар. Фестиваль мәйданчыкларында яшьләрнең бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланып кына калмыйча, «Яшьләр һәм балалар» милли проектында гамәлгә ашырылган һәм «Татарстанда җәй» программасына кертелгән уникаль ярдәм кораллары аша үз потенциалын тормышка ашырып, бөтен җәмгыять файдасына иҗат итүләре күрсәтеләчәк.
Тематик линияләр:
● «Ярат»: эшкәртелгән материаллардан сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, CheerStunt Fest Millennium черлидинг буенча Бөтенроссия чемпионаты, Беренчеләр Хәрәкәтеннән мастер-класслар һәм акцияләр, «РЕАКТОР» арт-резиденциясеннән арт-зона. Спорт программасы кысаларында фестивальдә самокат спорты, BMX-фристайл һәм МТБ, скейтбординг, роллер-спорт, воркаут, паркур буенча ярышлар һәм ачык тренировкалар һәм мастер-класслар планлаштырылган. Шулай ук «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында 3х3 баскетбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак.
● «Горурлан»: «СценАрт» республика сценаристлар конкурсында катнашучыларны бүләкләү; грант конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү; Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы күргәзмәсе; теләгән һәркем үзен чыдамлылыгына сынап карый ала торган «Каршылыклар полосасы» ; милли иҗади мастер-класслар.
● «Бел»: финанс белеме, белем алу мөмкинлекләре, кибер куркынычсызлык буенча лекцияләр; Labelcom баш продюсеры Олег Титов белән очрашу; психолог белән ачык очрашулар; ТР мәгариф учреждениеләре күргәзмәсе һәм югары уку йортлары ректорлары белән диалоглар.
● «Арттыр»: «Татарстан эшмәкәрлеге базарын үзгәрткән яшь талантлар» панель дискуссиясе, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эш бирүчеләре күргәзмәсе, контент булдыру зонасы.
Горький исемендәге паркта узачак кичке концертның йолдызлы кунаклары Дора һәм Мартин булачак.
Чараларга керү тамашачылар һәм катнашучылар өчен алдан һәм мәҗбүри рәвештә Яшьләр көне сайтында теркәлү буенча ирекле.
Мәйданчыклар программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://youthday.ru/regions/respublika_tatarstan.
Казанда Яшьләр көне Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре), Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.