Татарстанда Идел буе федераль округының «МолоТ»проекты өчен хәрби ориентлашу буенча республика җыелма командасына сайлап алу узды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Татарстанның Лаеш районында эшләүче яшьләр өчен «Марш бросок» традицион патриотик чарасы узды, анда Идел буе федераль округының «МолоТ» иҗтимагый проекты өчен хәрби ориентлашу буенча төбәк җыелма командасына сайлап алу үткәрелде.

«Марш-бросок»ның максаты – корпоратив бердәмлек рухын һәм патриотизм хисен үстерү, Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының эшләүче яшьләре арасында спорт туризмын һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, бу «Яшьләр һәм балалар»милли проекты максатларына туры килә.

Быел чарада төрле предприятиеләрдән 150 кеше катнашты: «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте, «КМПО» акционерлык җәмгыяте, «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте, «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыяте, «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте, «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте һәм башкалар. Шунысы мөһим, предприятие хезмәткәрләре генә түгел, аларның гаилә әгъзалары да катнашты, бу хезмәт коллективларында буыннар дәвамчанлыгын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирде.

Ике көн дәвамында түбәндәге конкурслар узды:

– «Йолдызлы десант»  – туристлык-маҗаралы узышы;

–  «Зәвык хуҗасы» –  туристлык кулинария осталыгы конкурсы;

– «Балыкчылык» – һәвәскәр балык тоту буенча ярышлар;

–  «Ә таңнар монда тыныч...»  – иҗади конкурс;

– «Махсус билгеләнештәге десант» – спорт ориентлашуы буенча ярышлар.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра, оештыруда Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International