Казанда Яшьләр көнен бәйрәм итү мәйданчыгында Муса Җәлил исемендәге премиянең дүрт җиңүчесен бүләкләделәр, ул ике елга бер тапкыр яшьләр һәм яшьләр белән эшләүче, төрле эшчәнлек өлкәләрен үстерүгә керткән шәхси өлешләре һәм республиканы данлаучы югары нәтиҗәләр өчен иң яхшы авторларга һәм коллективларга бирелә.
«Беренче чиратта, республикабызның барлык яшьләрен Яшьләр көне белән котлыйсы килә. Бүген без монда җәмгыять үсешенә аерым өлеш кертүчеләрне бүләклибез. Муса Җәлил исемендәге премия – иҗат кешесе өчен зур танылу. Ышанам ки, Сез киләчәктә дә республикабыз һәм илебез хакына эшләячәксез», - дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Конкурска 30 кеше үз эшләрен тапшырган, 28 эш кабул ителгән. Жюри әгъзалары карары буенча дүрт җиңүче ачыкланды. Алар арасында татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм «Бөртекләп җыелган гомер» китабын иҗат итүе, шулай ук «Күңелгә илһам килә» җыентыгында шигырьләр туплавы өчен шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Дания Галәветдинова. Театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен берьюлы ике кеше – драма актеры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Булат Гатауллин һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры курчак остасы Айвар Гыймаев. Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Махсус фортепиано кафедрасы мөдире, пианист Зөлфәт Фахразиев музыка сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен премиягә лаек булды.
«Муса Җәлил исемендәге премия гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш кертә. Һәр тантанада без зур уңышларга ирешкән яшь талантларны хөрмәтлибез. Шул рәвешле без аларга яңа әсәрләр иҗат итү өчен яңа илһам бирәбез», - дип өстәде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Бүләкләү тантанасы Горький исемендәге паркта зур сәхнәдә Яшьләр көненең йолдызлы кунаклары чыгышы алдыннан узды.
«Мин мондый зур бүләк өчен бик рәхмәтле, бу минем хезмәтемә югары бәя. Хәзер үземне тагын да күбрәк иҗатка багышлыйсым һәм җәмгыятебезгә файда китерәсем килә. Барлык җиңүчеләр өчен бик шатмын. Безне Яшьләр көненә багышланган бәйрәмдә бүләкләүләре аеруча мөһим, монда искиткеч атмосфера», – дип уртаклашты премия җиңүчеләренең берсе Дания Галәветдинова.
Премия 1997 елдан бирле үткәрелә. Төрле вакытларда премия лауреатлары булып шагыйрьләр Рәзил Вәлиев, Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзиев, композитор Рәшид Абдуллин, рәссам Валерий Скобеев, скульптор Вәсил Мәликов, драматург Туфан Миңнуллин, сәнгать эшлеклеләре Римма Ибраһимова, Мирсәет Яруллин, Ренат Харис һәм башкалар танылды. Аларның казанышларын тану иҗатны, фәнни эзләнүләрне үстерүгә, сәнгать әсәрләре тудыруга, яшьләр белән эшләү системасына этәргеч булды.
Яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
