Яшьләр көнен бәйрәм итү вакытында Казанда Яшьләр торак конкурсының бүләкләү тантанасы узды.
49 яшь белгеч һәм студент Татарстан Республикасының социаль ипотека программаларында катнашу өчен сертификатларга ия булды. Җиңүчеләр инде хисапка бастылар һәм үз торакларын сатып алу юлында мөһим адым ясадылар. Яшьләргә социаль ярдәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Яшьләребезгә ярдәм итүнең төп формаларының берсе – торак шартларын яхшырту өчен мөмкинлекләр тудыру. Яшьләр эшләре министрлыгы дүрт программаны җитәкли, һәм аларның берсе нәкъ менә актив яшьләр өчен. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен 49 кеше ташламалы ипотека буенча фатир ала. Мондый ярдәм чарасы яшьләргә туган республикада яшәргә һәм үсәргә ярдәм итә, хәтта яшәү урынын алыштыру мәсьәләсе килеп туса да, Кече Ватан файдасына сайлау ясарга ярдәм итә», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. Тантанада катнашучылар шулай ук төбәк ярдәмнең мөһимлеген билгеләп үттеләр: «Татарстан — мөмкинлекләр регионы, биредә яшьләр хыялланып кына калмый, алар үзләрен камилләштерү өчен реаль шансларга ия. Биредә яшәргә, эшләргә һәм үсәргә теләгән шартлар тудырыла».
Конкурс «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәмендә үткәрелә.
