Татарстанның балалар лагерьларында Роспотребнадзор тарафыннан ачыкланган хокук бозуларның 98% тан артыгы бетерелгән.
«Савыктыру кампаниясен оештыру – ул ведомствоара эш. Җәйге сезон дәвамында без, Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия коллегалары, ведомствоара комиссия әгъзалары белән бергә атна саен лагерьларга чыгабыз һәм балаларның комплекслы куркынычсыз ялын тәэмин итү өчен даими мониторинг ясыйбыз. Роспотребнадзор тарафыннан ачыкланган хокук бозуларның күпчелеге – тиз арада бетерелә торган, алар балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый һәм тикшерү барышында бетерелгән. Алар арасында савыт-саба һәм кухня инвентарен маркировкалау, бракераж журналларында имзалар, үләнне вакытында чаптырмау. Барлык хокук бозулар ведомствоара эш төркемнәрендә, Роспотребнадзор һәм ял оештыручыларның хезмәттәшләре катнашында карала, дисциплинар җаваплылык чаралары күрелә. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланганнан бирле алты эшлекле төркем үткәрелде», - дип билгеләп үтте Татарстар Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков.
2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең беренче аенда Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 103 шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагере тикшерелгән. Җәйнең беренче аенда Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан хокук бозулар ачыкланган – 483, 481 бетерелгән. Шуларның 438е (90,68%) тиз бетерелә һәм 45е(9,32%) куркыныч тудыра торганнар.