#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең гариза кампаниясе тәмамланды. «#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе – үзең турында һәм проектың турында бөтен илгә белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Бөтен республикадан премиягә 494 гариза килгән. Моннан тыш, Татарстан Республикасы бөтен ил буенча гаризалар саны буенча Топ-5 лидер-төбәк исемлегенә керде. Ел саен премиягә йомгак ясау 5 декабрьдә, Халыкара ирекле эшчәнлек көнендә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында уза. Узган ел безгә бу сәхнәгә чыгу һәм илебезнең 89 төбәге арасында өченче булу мөмкинлеген бүләк итте. Бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык»,- дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы ихтыярый эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Халыкара премия 2020 елдан бирле үткәрелә һәм Россиядә һәм дөньяда кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иң яхшы социаль проектларны ачыклый, ул иң яхшы волонтерларны, остазларны һәм ихтыярый эшчәнлекне үстерү буенча иң нәтиҗәле программаларны хуплый. Гаризалар кампаниясе 12 апрельдә «Россия» милли үзәгендә «Яшьләр һәм балалар» милли проектын тәкъдим итү кысаларында старт алды һәм дөньяның 117 иленнән 11 меңнән артык гариза кабул итте.
Татарстаннан алынган гаризалар арасында Татарстан Республикасының ерак районнарында яшәүче күпбалалы, аз керемле, тәрбиягә алган гаиләләргә һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы медик-психологик-педагогик ярдәм, «көмеш» яшьтәге вәкилләр өчен цифрлы куркынычсызлык, инклюзив гаилә үзәге, шулай ук хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү проектлары бар.
2024 елда Татарстан Республикасыннан #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенә 264 гариза килгән. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 37 җиңүче билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы «Территории» трегында «Россия Федерациясе субъекты» номинациясендә премия финалына чыкты.
Премия җиңүчеләре милли һәм халыкара танылу, үз проектларын киңәйтү мөмкинлекләре, экспертлар һәм остазлар ярдәме, эре халыкара вакыйгаларда катнашу, сәяхәт, медиа ярдәм һәм алга китешкә ия була.
Искәртәбез, 6 ел эчендә Татарстанның 298 меңнән артык волонтеры 15 000нән артык чараны оештыруда ярдәм итте. 2023 елда Россиядә «Добрый» балаларны сәламәтләндерү лагерьлары волонтерлары өчен беренче профильле лагерь ачылды. 2023 елдан «Изгелек.Үзәкләре» - иҗтимагый үсеш һәм волонтерлык, хәйрия һәм гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәкләре ачылу буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта 31 үзәк ачылган. Республикада волонтерлык эшчәнлеге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.