Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге республика районнарында һәм шәһәрләрендә челтәрле проект башлап җибәрә. Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстанда җәй» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
19 июльдә Алабугада гамәли сәнгатьнең яшь осталары өчен беренче «Этнофест» фестивале старт ала. Чара 14.00 сәгатьтә Пионерлар паркында башлана. Оештыручылар катнашучыларны – гамәли сәнгать осталарын, үз продукцияләрен сату өчен эшмәкәрләрне, халык җырлары һәм биюләре артистларын чакыраып калалар. Фестивальдә катнашу бушлай.
Мәсәлән, үзенчәлекле бала анасы Алия Клюшина, яшьтән үк бәйләү белән мавыга, соңгы 10 елда профессиональ нигездә. Ул фестивальдә йомшак җептән кулдан эшләнгән уенчыклар тәкъдим итәчәк һәм «Пельмешка» брелогын бәйләү буенча мастер-класс үткәрәчәк. Наталья һәм аның улы Сергей Мироновлар фестивальдә йомшак уенчык буенча «Күңелле куяннар» мастер-класслары оештырачаклар: алар әзер материалларны катнашучыларга бирәчәкләр – кунаклар уенчыкны тутыра һәм ясый алачак.
Фестиваль программасында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен төрле мастер-класслар, ярминкә, этно-дискотека, халык уеннары һәм башкалар планлаштырылган.
«Безнең бурыч – яшүсмерләрне гаджетларга вакытлары аз калсын өчен файдалы эш белән кызыксындыру. Без республика шәһәрләрендә һәм районнарында инфраструктураны яңартуны дәвам итәбез. Республика җитәкчелеге ярдәме белән һәр муниципалитетта яшьләр объектлары барлыкка килә, алар ремонтлана яки нульдән төзелә генә түгел, бәлки җирле яшьләр ихтыяҗларыннан чыгып тулылана да. Бөтен республика буенча 40 тан артык яшьләр үзәге җәйге вакытта ачык һавада төрле категориядәге яшьләр өчен 100 дән артык чара үткәрә. Бу проект осталарга үз талантларын һәм хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Халык үз чиратында җирле җитештерүчеләрнең продукциясен сатып ала һәм аларга ярдәм итә алачак. Яшүсмерләр үз осталыкларын мастер-классларда сынап карый алачак. Проект шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән, барлык активлыкларда бөтен гаилә белән катнашу мөмкинлеге булачак. Республика яшьләр үзәге командасы проектны башка районнарда һәм шәһәрләрдә дә киңәйтергә планлаштыра. Киләсе фестивальләр Мөслим районында һәм Яр Чаллыда планлаштырылган», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Үз продукциясен тәкъдим итәргә теләүчеләр түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: 8 917 860 46 75 (Венера, «Барс» яшьләр үзәге), 89179155804 (Любовь, «Барс» яшьләр үзәге)