Татарстанда «Больше, чем каникулы» федераль проекты кысаларында беренче сәфәр узды

2025 елның 12 июле, шимбә

Татарстан Россия Яшьләре «Больше, чем путешествие» һәм «Беренчеләр хәрәкәте» программасыннан«Больше, чем каникулы»  проекты кысаларында «Походы Первых – Больше, чем путешествие» проектыннан чаралар үткәрү буенча пилот төбәкләрнең берсенә әверелде. Идел сукмагы буйлап сәфәр оештырылды, анда 8-17 яшьлек 100 бала катнашты. Аларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Больше чем путешествие» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Юлия Величко кушылды.

«Шунысы мөһим, сәфәргә барыр алдыннан яшүсмерләр «Идел»  яшьләр үзәгендәге сәламәтләндерү лагере базасында зур биш көнлек инструктаж үттеләр, анда суда, урманда һәм экстрималь хәлләрдә үзләрен ничек дөрес тотарга, палатка урнаштырырга, ут кабызырга һәм сәфәрдә кирәкле башка күп кенә күнекмәләр алдылар. Проект РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләре исемлеге кысаларында гамәлгә ашырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә. Татарстан һәрвакыт инициатива күрсәтә һәм нәкъ менә безнең республика сынау төбәге итеп сайланды. Сәфәр – яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең тагын бер ысулы, яшүсмерләр белән әңгәмә. Биредә балалар үзара ярдәмләшүгә өйрәнәләр, гаджетлардан читкә китәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, кече ватаннарының тарихын өйрәнәләр. Бу экологик культура тәрбияләү дә», - диде Ринат Садыйков.

Кама Тамагы районында балалар өчен сәфәр «Юрьев мәгарәләре» визит-үзәгеннән башланып китте, аннан соң анда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үттеләр, штольняларда булдылар, шулай ук мастер-классларда катнаштылар һәм бу кызыклы урынның тарихын тыңладылар. Катнашучыларны муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов, «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Денис Дмитриев, ТР Беренчеләр хәрәкәте төбәк советының «туризм һәм сәяхәт» юнәлеше координаторы Наталья Пивоварова, Татарстан Республикасы Табигый территорияләр идарәсе генераль директоры Марсель Миңнуллин сәламләде.

Проект илнең биш төбәгендә гамәлгә ашырылачак. Иң уңышлы тәҗрибәләр башка төбәкләргә дә таралачак, дип өстәде Юлия Величко. «Проектның бурычлары – катнашучыларны 6 сәфәр роленә (разведчик, тикшеренүче, лагерьны саклаучы, атмосфераны саклаучы, тәэсирләрне саклаучы, коткаручы) өйрәтү; туристлык белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү –  карта, компас белән эшләү күнекмәләре, урында ориентлашу, беренче медицина ярдәме күрсәтү һ. б.; физик сыйфатларны камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру; алынган белемнәрне гамәлдә ныгыту өчен сәфәр һәм Геройлар узышын гамәлгә ашыру», - дип аңлатты ул.

Балалар сәфәрдән бик канәгать калдылар һәм проектта тагын катнашырга теләк белдерделәр. «Миңа сәфәр бик ошады. Монда мин катамараннарда йөзәргә, скалодромда дөрес үрмәләргә һәм урында ориентлашырга өйрәндем. Бу бик мөһим күнекмәләр, бигрәк тә сәфәр сөючеләр өчен. Кызлар да бу гади күнекмәләрне белергә тиеш», - дип уртаклашты сәфәрдә катнашучы яшьләрнең берсе.

«Беренче көнне миңа гомумән лагерь ошамады, әмма көннән-көн күңеллерәк булды һәм хәзер китәсем дә килми. Без учак ягарга өйрәндек, безгә аларның нинди төрләре була һәм моны ничек дөрес эшләргә икәнен аңлаттылар, төрле төеннәр бәйләргә, утын кисәргә һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәттеләр. Бүген мәгарәнең үз атмосферасы бар иде. Урам эссе, анда салкынча һәм караңгы. Без яктырткычлар белән идек, бер-беребезгә җир асты күленә кадәр барып җитәргә ярдәм иттек», - дип сөйләде тагын бер катнашучы Матвей Миронов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International