Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» Яшьләр үзәгенә ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре җибәрелде. Юбилейлы 25 нче иҗади смена 16 июльдән 30 июльгә кадәр Кара диңгез ярында узачак. Смена ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында үткәрелә, ул патриотик тәрбия бирү һәм милләтара дуслыкны ныгыту өлкәсендә әһәмиятле проект булып тора, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Фестиваль быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Быел иҗат сменасы составында Татарстанның 18 муниципаль районыннан 210 бала – фестиваль хәрәкәте лауреатлары һәм җиңүчеләре: Әлмәт, Әгерҗе, Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай, шулай ук Яр Чаллы һәм Казаннан.
«Җәй көне репетицияләребез күп булды: сәфәргә әзерләндек, номерларны кабатладык, костюмнарны һәм формаларны тәртипкә китердек. Сменага без яңа — хәрби-патриотик номер әзерләдек. Ул инде иң яратканнарыннан булды. Без нәкъ менә шуны Кырымга алып барабыз да инде», — дип уртаклашты Балык Бистәсе районыннан «Камские звездочки» коллективыннан Карина Корнилова.
Катнашучыларны 25 әйдәманнан торган тәҗрибәле корпус озата бара, алар арасында — РУТИ–ГИТИС студентлары һәм аны тәмамлаучылар, «Созвездие-Йолдызлык» Арт – резиденциясе театры артистлары. Балаларны бай программа көтә — мастер-класслар, иҗади һәм спорт чаралары, квестлар, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар һәм башкалар.
«Бу сәфәрне минем тәрбияләнүчеләр түземсезлек һәм горурлык белән көттеләр. Алар барысы да тизрәк иҗади атмосферага чумарга хыяллана. Безнең балалар — бу сменада иң кечкенәләре, һәм алар өчен бу аеруча кыйммәтле тәҗрибә: башка коллективлар белән эшләү, бөтен Россиядән килгән әйдәп баручы остазларның мастер-классларында катнашу. Бу сәфәр балаларны тагын да ныграк берләштерер дип ышанам. Минем өчен, педагог буларак, бу шулай ук хезмәттәшләрем белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, хореография өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрдән иң яхшы методикаларны һәм алымнарны үзләштерү өчен уникаль мөмкинлек», — дип сөйли Мөслим районыннан «Мизгел» хореография коллективы җитәкчесе Ксения Нәбиева.
Катнашучылар арасында — вокаль ансамбльләр һәм хореография коллективлары. Алар фестиваль хәрәкәтенең башлангычында торган педагоглар җитәкчелегендә үз осталыкларын камилләштерүне дәвам итә алачак. Алар арасында РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, ТР һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, атказанган артистлар Марина Ясельская, Дмитрий Платонов, Дмитрий Пивоваров, Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар, халык артисты Раилә Гарипова.
Казанның «Дорога из города» бию студиясеннән Косурова Дарья фестивальдә инде ун елдан артык катнаша, ә Кырымга икенче тапкыр бара: «Ышанам ки, бу смена минем беренчесенә караганда яктырак һәм баерак та булыр. Максимум якты хис-кичерешләр алырга, күп яңа танышулар булдырырга һәм һәр мизгел белән ләззәтләнергә өметләнәм. Фестиваль коллективларны берләштерә, төрле шәһәрләрдән балаларны җыя, безгә бер - беребезгә ярдәм итәргә һәм бергә үсәргә мөмкинлек бирә – бу илһамландыра».
Инде 20 елдан артык «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте Россиянең Кара диңгез флоты белән ныклы дустанә элемтәдә тора. Артистларның чыгышлары берничә тапкыр хәрби-диңгез флоты командованиесенең рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм яраланган сугышчыларны да кертеп, хәрби хезмәткәрләр өчен концертларга аерым игътибар бирелә.
«Безнең иҗади сменалар — ял итү генә түгел, ә чын мәдәни миссия. Быел гадәттәгечә Севастопольдә Россия Кара диңгез флоты моряклары каршында концерт узачак. Шулай ук, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең җәйге иҗади сменасында катнашучылар Бакчасарай районы һәм Кырым Республикасы халкы һәм кунаклары өчен зур концерт бүләк итәчәкләр – онытылмас тәэсирләр, уңай эмоцияләр, төбәкләр арасындагы элемтәне ныгытуга һәм Кырым татарларының иҗат коллективлары белән бергә халыклар арасындагы интернациональ туганлыкны үстерүгә тулысынча ярдәм итә» - дип билгеләп үтә фестиваль хәрәкәтенең башкарма директоры, төркем җитәкчесе Наталья Смирнова. Ул шулай ук фестивальнең җиңүчеләре һәм лауреатлары белән бер сәхнәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Владимир Шнитко, Илгиз Зәкиев, шулай ук фестивальнең Гран-при иясе Игнат Изотов, фестиваль лауреаты Илзирә Зарипова чыгыш ясаячагын билгеләп үтте.
Смена программасына шулай ук Севастопольнең героик урыннары буенча экскурсияләр, Кырымның мәдәни истәлекле урыннарына бару, иҗади лаборатория керә, анда яшь башкаручылар үз талантларын ача һәм профессионаллар белән тәҗрибә уртаклаша алачак.
Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, фестивальнең рәсми партнеры — «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте, Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Кара диңгез флоты командованиесе, Бакчасарай районы администрациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
