«Милләтебез хәзинәләре» - «Сокровища нации» профиль сменасына Россиянең һәм Казахстанның 23 төбәгеннән балалар киләчәк

2025 елның 15 июле, сишәмбе

18 июльдән 4 августка кадәр «Идел» Яшьләр үзәгендә «Милләтебез хәзинәләре» – «Сокровища нации» профильле балалар сменасы узачак. Катнашучылар Россиянең 23 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасының Семей шәһәреннән 150 бала һәм яшүсмер булачак. Сменаның кураторы – Новосибирскидан Гөлнара Хөснидинова, ул 2012 елдан сменага катнашучы буларак килгән, бераздан Казанга күчеп килгән һәм хәзер сменаны үзе үткәрә. «Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2000 елдан башка төбәкләрдә яшәүче татарларның яраткан проектларының берсе гамәлгә ашырыла. Мин һәрвакыт үземнең бала чагымда бирегә килгән мизгелләремне искә төшерәм, «Идел» Яшьләр үзәге командасы һәм әйдәманнар белән балалар өчен истәлекле һәм җылы мизгелләр булдырырга тырышам. Нәкъ менә монда балалар туган татар телен өйрәнәләр, шушы мәдәни мохиттә яшиләр. Үзгәреп, илһамланып кайталар һәм тагын да күбрәк вакытларын тел, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә багышлый башлыйлар. Ата-аналардан һәм балалардан кире элемтә алу, алар вакытны ничек яхшы үткәргәннәрен һәм аларның инде киләсе сменаны көтүләрен белеп тору бик шатлыклы. Монда катнашучылар Россиянең барлык почмакларыннан дуслар таба. Катнашучы булып килгән егетләрнең күбесе үзләре безнең әйдәманнар була. Үз мәхәббәтеңне башкаларга тапшыру бик кыйммәтле», - дип билгеләде куратор.

Унсигез көн дәвамында яшүсмерләргә татар теле дәресләре, вокал сәнгате, бию, кул эшләре, спорт уеннары, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырылачак. Татарларның тарихын һәм традицион мәдәниятен өйрәнүгә аерым игътибар бирелә: Казан Кремленә экскурсия планлаштырылган; Казан дәүләт циркында татар мәдәниятенә багышланган «Мирас» милли фэнтези-спектаклен карау планлаштырылган. Традицион конкурс программалары әзерләнгән: «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы». Катнашучылар «Хәрәкәттә-бәрәкәт» интерактив музыкаль – уен программасы вакытында татарларның милли уеннары һәм традицияләре белән танышачаклар. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан «Аҗаган» уены узачак. Шулай ук смена программасында күренекле шәхесләр белән очрашулар урын алды. Барлык чаралар да балаларның талантларын ачуга, татар телен өйрәнүгә, татар милли гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышуга, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә торган мәдәни үзенчәлек формалаштыруга юнәлдерелгән.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, балалар сменасының максаты – Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын этник үзенчәлек туфрагында берләштерү, милли үзаңны, туган телне үстерү, балаларны татар халкының күп гасырлык традицияләрен йөртүче һәм дәвам итүче буларак таныту.

Сменаны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International