Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Казан шәһәренең 2 нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбенә укучысы Сәет Галиуллинның иҗат өлкәсендәге казанышлары өчен рояль тапшырды.
Сәет – сәләтле балалар өчен оештырылган милли һәм халыкара дәрәҗәле конкурсларда һәм фестивальләрдә, «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивалендә күп тапкырлар җиңүче һәм лауреат, ТР Рәисе стипендиясен откан, Беренче каналдагы «Лучше всех» тамашасында катнашкан, «Голос дети» проектының суперфиналы призеры.
«Республика чыршысы башланыр алдыннан яшьләр белән очрашуда мин Рөстәм Нургалиевичка үз эшчәнлегем, казанышларым турында сөйләдем һәм яшьтәшләрем белән бу өлкәдә алга таба үсеш алу өчен рояль сорадым. Беләсезме, ул минем инициативаны хуплады. Һәм менә бүген рояльне республикага – 2нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбенә китерделәр. Рәисебезгә яшь буынның барлык башлангычларында ярдәм итүе өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтә Сәет Галиуллин.
Сәет министрга үзенең планнары, булачак концертлары турында сөйләде һәм татар телендә җыр башкарды.
