Үз гаиләң геройлары турында сөйлә: «Связующая нить» Бөтенроссия конкурсына гариза бирү кампаниясе башланды

2025 елның 18 июле, җомга

Татарстан яшьләрен  «Связующая нить» Бөтенроссия тарихи-патриотик акция-конкурсында катнашырга чакыралар.  Әлеге проект тарихи хәтерне саклауга һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән масштаблы проект. Конкурсның максаты – патриотик тәрбияне үстерү, яшьләрнең иҗади һәм тикшеренү активлыгын стимуллаштыру, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына тулысынча туры килә торган тарихи-мәдәни грамоталылыкны арттыру. Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Катнашучылар – 8 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары.

Катнашу өчен:

Конкурс сайтында шәхси кабинет аша теркәлергә: связывающаянить.рф

Конкурсның рәсми социаль челтәрләренә язылырга:

• «ВКонтакте»: vk.com/svyaznit
• Telegram-канал: t.me/svyaznit

Авторлык эшен әдәби формаларның берсендә: хикәя, эссе, гаилә тарихы, шигырь һ. б. әзерләргә һәм йөкләргә.

Эшләрне тапшыру вакыты: 2025 елның 15 октябренә кадәр

Конкурста җиңүчеләрне истәлекле дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, жюри һәм эксперт советы әгъзалары белән очрашу көтә, ә иң яхшы эшләр «Связающая нить» җыентыгында бастырылачак. Бүләкләү тантанасы 2025 ел ахырында Мәскәүдә узачак.

Конкурс кысаларында ил төбәкләрендә тарихи-мәдәни семинарлар уздыру белән Бөтенроссия мәгълүмат кампаниясе планлаштырылган. Катнашучылар ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәдәният эшлеклеләре һәм иҗтимагый лидерлар белән шәхсән аралаша алачак.

Проект авторы — РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Яшьләр өчен» хәрәкәте рәисе Евгений Мартынов: «Конкурста катнашучылар туганнары белән сөйләшү аша үз гаиләләренең тарихын үзгәртә, үткән һәм хәзерге геройларга рәхмәтләрен белдерә алачак. Ул вакытта да, хәзер дә бер көрәш бара бит — безнең җир өчен, яшәү хокукы өчен».

Конкурсны Россия Кинематографистлар берлеге идарәсе рәисе, РСФСРның халык артисты Никита Михалков хуплады. Жюри составында танылган мәдәният, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре, медиа һәм РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары.

Конкурсны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, РФ Мәгариф министрлыгы, Роспатриот үзәк, Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе, Россия Хәрби хезмәткәрләре гаиләләре берлеге, «Социаль өлкә» фонды, «Интеграция» коммерөияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты һәм «Яшьләр өчен» хәрәкәте оештыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International