Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» – Һөнәрләр Биләр Форум XIV Халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасында булды. Биләр форумы – татар, рус һәм инглиз телләрен иркен белү мохите, идеяләр, яңалыклар белән уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатларын камилләштерү, мәдәният, сәнгать, мәгариф, медиа һәм информацион технологияләр өлкәләрендәге дөньякүләм трендлар белән танышу урыны.
«Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы 8 июльдән 1 августка кадәр Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә уза.
Быел форум барышында төрле юнәлешләргә багышланган өч смена уза: Сәләт Биләр форумы (Selet), Һөнәрләр Биләр форумы (Һөнәрләр / Junior Skills), Алдынгылар Биләр форумы (Беренчеләр/ Forward). Форум Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән: Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Самара, Киров, Оренбург, Пермь, Мәскәү өлкәләреннән 9000 баланы берләштерә.
«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган төбәгебезнең йөзенә әверелгән проектларның берсе.
Һөнәрләр Биләр форумы 18 июльдән 24 июльгә кадәр «Сәләт-Адымнар» сыйныф укучылары, «Сәләт» төбәк клублары лидерлары, «Алмагач» Сәләт мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре укучылары катнашында уза. Смена программасы үз эченә өч юнәлешне алачак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Форум бу юнәлешләрдә катнашучыларның эчке потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылган.
Форум кысаларында мастер-класслар, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар үткәрелә. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп бара. Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы спикерлары һәм экспертлары катнашында белем бирү сессияләренең интерактив форматлары булдырыла, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча мастер-класслар үткәрелә, шулай ук Биләр тарихы буенча махсус проектлар һәм «ЭкоСәләт» мәйданчыклары эшли.
Республика Рәисе форумда катнашучылар белән аралашты, сменаның уку мәйданчыклары белән танышты һәм сәләтлеләргә җылы теләкләрен белдерде:
«Глобальләшү чорында бөтен дөньяда телебезне, гореф – гадәтләребезне саклау – безнең төп бурычларыбызның берсе. Нәкъ менә «Сәләт» оешмасы гаиләләр белән беррәттән балаларда дөрес тәрбия инициативаларын формалаштыруда, аларның якты киләчәген билгеләүдә төп рольне уйный. Болар барысы да – уртак команда эше нәтиҗәсе. Җитәкчеләрнең һәм әйдәманнарның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә балалар дөрес тәрбия ала. Яшьлек һәм балачакның кадерен белегез! Ышанабыз, әлеге форум алга таба да үсәчәк һәм без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!»
«Сәләтле җәй» сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында быел 24 профильле алан үткәрелә. Алар үз эшчәнлекләрен август ахырына кадәр алып барачак.
Сәләт – мөмкинлекләр мохите! Биредә балалар иҗади фикердәшләр табалар, гомерлек дусларын очраталар һәм бергә якты киләчәккә атлыйлар.
«Сәләт» рәсми сайты: http://selet.biz/tat/
«Сәләт» форумының рәсми сайты: https://biler.selet.biz/
«ВКонтакте» төркеме https://vk.com/selet.official
Телеграм-канал https://t.me/seletofficial
Rutube https://rutube.ru/channel/46220347/
