Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков республиканың балалар лагерьларында агарту лекцияләре үткәрә. Россиянең «Знание» җәмгыяте лекторы сыйфатында ул Казанда «Заречье» балалар лагеренда, Лаеш районында «Идел» яшьләр үзәгендә, Алексеевск районында Биләрдә «Сәләт» яшьләр форумында булды, анда балалар һәм яшүсмерләр өчен танып-белү лекцияләре үткәрде.
Балалар белән аралашуның төп темалары – финанс белеме, милләтара мөнәсәбәтләр, аралашу мәсьәләләре. Шулай ук министр урынбасары республикабызда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган яшьләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.
«Җәйге каникуллар – ял итү вакыты гына түгел, шулай ук белемеңне киңәйтү, яңа белемнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек тә. Нәкъ менә шуңа күрә без программаларның эчтәлегенә, сменаларны тулыландыруга зур игътибар бирәбез», – дип билгеләде Денис Лулаков.
«Знание» Россия җәмгыяте лекторлары арасында махсус хәрби операция ветераннары, һөнәри юнәлеш бирү белгечләре, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре бар. Очрашуларның лейтмотивы булып 2025 елның мөһим даталары тора: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы. Мәсәлән, «Яшь геройлар вакыты» патриотик сменасы өчен «Акчарлак» балалар лагеренда «Знание» Россия җәмгыяте лекторы, «Вести – Татарстан» тапшыруының мөхәррире һәм алып баручысы Гүзәл Зәйнакова махсус хәрби операция зонасында журналист эше темасына лекция үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан вице-премьеры, Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтлеген савыктыруны оештыру буенча ведомствоара комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шулай ук «Знание» Россия җәмгыяте лекторы булып тора.
Бүген республикада һәм Кара диңгез буенда шәһәр яны, палаткалы лагерьларда 23164 бала һәм яшүсмер ял итә, шул исәптән мобилизацияләнгән гаилә балалары, авыр тормыш хәлендә калган балалар.
