Әлмәттә «Свобода» урам мәдәнияте фестиваленең йолдызлы кунагы «Сова» төркеме булачак

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Әлмәтнең индустриаль скверында узачак «Свобода» урам мәдәнияте фестиваленең йолдызлы кунагы «Сова» төркеме — Екатеринбургтан нью-вейв дуэты булачак.

Төркемнең дүрт тулы форматлы альбомы бар: «Когда я научусь» (2016), «Сияние» (2018), «В памяти навечно» (2022) и Главный герой (2024).

Исегезгә төшерәбез, 2 августта Әлмәтнең индустриаль скверы ирек, энергия һәм үзеңне белдерү территориясенә әвереләчәк — биредә спорт, бию, музыка һәм урам сәнгатен берләштергән «Свобода» урам мәдәнияте фестивале узачак. Фестиваль «Татарстанда җәй» программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уза һәм «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла, ә быел фестивальнең партнеры «УРАМ» Экстрим-паркы булды.

Көн дәвамында шәһәр халкын һәм кунакларын Казан, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән иң яхшы урам культуралары вәкилләре катнашында бай программа көтә. Ә ярышларның гомуми приз фонды —  450 000 сум.

Спорт программасында — ярышлар һәм мастер-класслар:

  • BMX — Джем-сессия ике яшь категориясендә (18 һәм 18+ кадәр), «Кэш фор трикс» форматы, шулай ук «Иң яхшы трюк» өчен бүләк.
  • Самокат — олимпия системасы (45әр секундтан 2 узыш, иң яхшысы исәпкә керә), 14 һәм 14+ кадәр категорияләр, «Кэш фор трикс» аерым блогы.
  • Скейтбординг — Джем-сессия (18 һәм 18+ кадәр), «Кэш фор трикс» һәм барлык катнашучылар арасында «Иң яхшы трюк».

Урам биюе фестивальнең аерым бер өлеше булачак. Ике юнәлештә баттллар узачак:

  • Брейкинг
  • All styles

 Фестиваль кунаклары өчен спорт программасыннан тыш түбәндәге өстәмә мәйданчыклар эшләячәк:

  • Рәссамнарның лайв-перфоманслары белән граффити-зона.
  • Иҗади мастер-класслар: кием-салымны көйләү, аксессуарлар ясау. 
  • Партнерлардан һәм локаль бергәлекләрдән интерактив мәйданчыклар.
  • Шәһәр гастро-брендлары белән фудкорт.

Программа хакында тулырак Telegram-каналда:  t.me/festsvoboda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International