Татарстан делегациясе «иВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумына китте

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Бүген иртә таңнан Татарстан делегациясе 24 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсенең Мастрюковский күлләре территориясендә уза торган «иВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумына юл тотты. Республикадан форумда республиканың 21 муниципаль берәмлегеннән 85 кеше катнаша. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гаризалар кампаниясе вакытында Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегеннән 489 гариза килеп ирешкән. Төбәк оештыру комитеты тарафыннан онлайн-әңгәмәләрдә катнашу өчен 372 кандидат чакырылган иде. Әңгәмә һәм гаризаларны бәяләү нәтиҗәләре буенча федераль оештыру комитеты тарафыннан делегация исемлеге төзелде.

Кичә делегация белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор Александр Окатьев очрашты.

«Ел саен Татарстан делегациясе форумда лаеклы чыгыш ясый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада яшьләр мондый округ мәйданчыкларында катнаша, үсә, яңа танышулар булдыра, үз проектларын тормышка ашыра алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Быел сез дә үз сәләтләрегезне төрле юнәлешләрдә күрсәтү өчен ныклап әзерләндегез – бу Диджеинг фестивале дә; «Голоса Иволга» төбәк җыр-визиткасы конкурсы да; ишегалды спорт төрләре буенча «Снова в спорт» турниры да; патриотик җыр һәм шигърият фестивале дә, грант конкурсы да һ. б. Ел саен бездә иң яхшы төбәк чатырларының берсе, якты атрибутика. Сезгә файдалы, иҗади форум телим һәм өйдә яңа җиңүләр белән көтәбез», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Ринат Садыйков.

Катнашучыларга шулай ук ТР буенча федераль инспектор Александр Окатьев та теләкләре белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан яшьләренең бу проектта ел саен катнашуын билгеләп үтте. «Бу тәҗрибә алмашу өчен мөһим мәйданчык, анда сез инде беренче ел гына катнашмыйсыз. Ышанам ки, бу юлы да сез үз күнекмәләрегезне лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итәрсез. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында тарихи хәтерне саклау һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту темасына аерым игътибар биреләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, без бу тематикага очраклы гына кагылмыйбыз, чөнки бүгенге вәзгыять шул рәвешле формалаша ки, бердәмлек илебез очраша торган сынауларга каршы тору өчен җәмгыятебездә мөһим роль уйный. Уңышлар сезгә,  форум аланында очрашырбыз». 

2025 елда Форум тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән сюжетлы уен форматында узачак, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.

Белем бирү программасы үз эченә лекцияләр, семинарлар, тренинглар, практикумнар, проект һәм стратегик сессияләр, панель дискуссияләр, мастер-класслар һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә нәтиҗәле эшләү һәм үзара хезмәттәшлек өчен кирәкле профессиональ һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыруга, яшьләр һәм Россия Федерациясе гражданнары белән эшләгәндә мотивация алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән чараларның башка форматларын ала.

Форум программасы 7 белем бирү профиле буенча узачак:

● «Фән» профиле яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр өчен булдырылган.

● «IT һәм цифрлы технологияләр» профиле ике юнәлешне үз эченә ала: киберспортчылар өчен «Киберспорт»; яшь программистлар өчен «Киберкуркынычсызлык».

● «Патриотлык» профиле төп принциплары — Ватанга мәхәббәт һәм Ватанны саклауны ике юнәлеш буенча берләштерәчәк: хәрби-патриотик һәм эзләнү клубларында тәрбияләнүчеләр һәм тарихи реконструкция белән мавыгучылар өчен «Тарихны саклаучылар»; хәрби-патриотик һәм эзләнү клубларында, тарихи реконструкция клубларында тәрбияләнүчеләр өчен «Саклаучылар», хәрби һәм көч профилендәге уку йортлары студентлары өчен «Саклаучылар», хәрби һәм көч ведомстволарының гамәлдәге хезмәткәрләре.

● «Мәдәният һәм сәнгать» профиле иң иҗади һәм креатив яшьләр өчен ике юнәлешне үз эченә ала: мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау белән мавыккан яшьләр, профильле юнәлештәге студентлар, яшь музей хезмәткәрләре һәм сәнгать өлкәсендәге яшь педагоглар өчен «Сәнгать белеме»; музыка, театр, хореография һәм бу юнәлешнең башка төрләре белән шөгыльләнүче яшьләр өчен «Иҗат» юнәлеше.

● «Коткару хезмәте» профиле ирекле эзләү-коткару оешмалары әгъзалары, шулай ук яшь коткаручылар өчен булдырылган.

● «Сәнәгать комплексы» профиле сәнәгать комплексының төрле юнәлешләрендәге яшь белгечләр һәм урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары өчен булдырылган.

● Яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре лидерлары, яшьләр сәяси берләшмәләре вәкилләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, яшьләр киңәшмә структуралары әгъзалары өчен «Идарә» профиле.

Болардан тыш, форум мәйданчыгында грант конкурслары узачак, анда катнашучыларның социаль инициативаны гамәлгә ашыру өчен 1 млн.сумга кадәр акча алу мөмкинлеге булачак.

«иВолга» минем өчен – яңа белемнәр алу мөмкинлеге, чөнки дөнья даими үсә, актуаль булып калырга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, минем күптән форумнарга катнашучы буларак барганым юк, әмма бу тәҗрибә юлның башына кабат кагылырга, илһамланырга һәм яңадан үз проектларымны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, мин «медиалаборатория ”Поток 2. 0»  проекты белән грант конкурсында катнашам.  Без Казан шәһәренең яшь медиачыларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар уздырырга планлаштырабыз. Бу медиапремиянең белем бирү блогы, без 350-500 катнашучыны колачлыйбыз һәм аларны белем белән тутырачакбыз, аларга федераль дәрәҗәдәге экспертлар алдында үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәкбез. Грант өлешеннән тыш, «иВолга» – үзең турында белдерү генә түгел, ә башка проектлар, практикалар белән танышу, яңа коммуникацияләр төзү мөмкинлеге дә ул. Мин идарә юнәлешен сайладым, бу минем эшчәнлек үзенчәлегенә туры килүен исәпкә алып, бик мөһим», – дип билгеләде катнашучыларның берсе Аделина Хатмуллина.

Форумның көндезге форматында Идел буе федераль округы төбәкләреннән 1400 кеше, шулай ук Россия Федерациясенең башка субъектларыннан делегацияләр катнашачак.

Форумны Самара өлкәсе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә оештыра. Форумны оештыруда «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, «Яшьләр форумнарын һәм программаларын оештыру буенча дирекция» катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International