Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Безнең геройлар» яшьләр патриотик тарихи-мәдәни акциясе уздыра, аның кысаларында «Бөек елларга баш иябез» дип аталган әдәби флешмоб старт алды.
Аның максаты – геройлар һәм ил тарихындагы мөһим вакыйгалар турындагы истәлекне мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр арасында иҗади сәләтләрне һәм патриотик тәрбияне үстерү.
Флешмобта катнашырга балалар һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Социаль челтәрләрдә катнашучының Россия халыклары телләрендә Муса Җәлил шигырен яки җәлилчеләрнең батырлыгына багышланган шигъри әсәрен укыган видеосын урнаштырырга кирәк.
Флешмобта катнашу өчен 17 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза тутырырга: https://forms.yandex.ru/u/6858553484227c601f652146, конкурс төркеменә язылырга кирәк. Барлыгы 2 яшь категориясе булачак – балалар (14 яшькә кадәр) һәм яшьләр (35 яшькә кадәр). Башкару форматы – индивидуаль һәм коллектив.
Өч призлы урынны компетентлы жюри билгеләячәк, ә тамашачылар симпатиясе призын күбрәк тавыш җыйган кеше алачак. Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 августта, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә узачак.
Флешмобның приз фонды – 120 000 сум.