Татарстан делегациясе Кырымга «Таврида. АРТ» яшь сәнгать фестиваленә юнәлде. Алар арасында иҗади яшьләр вәкилләре, активистлар, проект җитәкчеләре һәм арт-эшлеклеләр бар.
«Таврида. АРТ» — традицион зур фестиваль, ул «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уза. Һәм инде күп еллар Татарстан делегациясе анда актив катнаша. Бүген 70 кеше юлга чыга. Фестивальдә төрле юнәлешләрдәге белгечләр һәм экспертлар чыгыш ясаячак, дистәләгән иҗади мәйданчыклар оештырачак, анда безнең егетләр дә үз талантларын күрсәтәчәк. Моннан тыш, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар алу мөмкинлеге булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Татарстан делегациясе составында республиканың сигез шәһәр һәм районыннан 70 кеше: Казан, Азнакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Биектау районы, Кайбыч районы, Түбән Кама. Фестивальдә алар бай мәгариф һәм мәдәни программада катнашып кына калмыйча, төбәкләрнең карнавал йөрешендә, күпмилләтле әйлән-бәйлән алып баруда, иртәнге «Разморозка» тамашасында, шулай ук «Җиңү өчен гитара» хәйрия акциясендә катнашачаклар.
Фестивальнең биш сәхнәсендә төрле жанр башкаручылары чыгыш ясаячак: «Звери» төркеме, «Моя Мишель», 25/17 һәм башкалар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Плечом к плечу: искусство и победа» музыкаль-мультимедиа куелышы үзәк вакыйга булачак, анда ясалма интеллект ярдәмендә сәхнәдә үткәндәге бөек артистларның образлары җанланачак. Куелыш VLADA MIRAVI, TRITIA, Сергей Нихаенко хедлайнерларын, «Таврида» резидентларын һәм Луганскидан Матусовский академиясенең тынлы оркестрын берләштерәчәк.
«Без зур белем бирү һәм иҗади программага әзерләнәбез. Безнең егетләр номерлар әзерләделәр, шулай ук грант конкурсын түземсезлек белән көтәләр. Республика җитәкчелегенә «Таврида. АРТ» фестивалендә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез.Без Татарстанны бик яратабыз һәм горурланабыз», - дип өстәде «Татарстан - мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Комол Бобохонов.
Татарстан егетләре фестивальгә үзләре белән милли костюмнар, инструментлар һәм хәтта төбәкләр йөрешендә катнашу өчен тәм-томнар да алдылар.
Фестивальдә физик затлар өчен «Россия Яшьләре.Грантлар» грант конкурсы узачак. Ел саен Татарстан делегациясе катнашучылары актив катнашалар һәм республикада социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грант акчаларын җәлеп итәләр.
«Мин беренче тапкыр «Таврида. АРТ» фестиваленә барам. Анда ничек шәп булуын танышлардан ишеттем. Грант конкурсына үз проектымны тапшырдым, аны тормышка ашырырга бик телим. Ул «республика спикерлар мәктәбе» дип атала һәм Татарстан гражданнары арасында үз - үзеңне тәкъдим итү, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән», - дип уртаклашты Татарстан делегациясе әгъзаларының берсе Роман Хөсәенов.
